Татар матбугаты
Татарстан Язучылар берлеге Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ибраһим Газины искә алды
Әдәби-музыкаль кичәне Татарстан Язучылар берлеге рәисе, күренекле драматург Данил Салихов ачып җибәрде. Әдәбият мәйданында үз урыннары булган шәхесләр, Фоат Галимуллин, Равил Фәйзуллин, Мәдинә Маликова истәлекләре белән уртаклашты. Шагыйрә Флера Тарханова фикерләрен шигъри юлга салып җиткерде. Ибраһим Газиның тууына 110 ел тулуга багышланган кичәгә, язучының якташлары, Татарстанның Кама Тамагы районы Олы Карамалы авылыннан 14 кешелек делегация килгән иде. Алар хәтирәләре белән уртаклашты, язучыларны кунакка чакырдылар. Ибраһим Газиның Казанда яшәүче якташы Роза Хәмитова Ибраһим Гази төзергә ярдәм иткән авылларының шәҗәрәсен күрсәтте. Тамашачы Татарстан милли музеенда сакланучы Ибраһим Газиның куен дәфтәрен дә аеруча бер кызыксыну белән карады. Аны кичәгә музейның фәнни хезмәткәре Рәмзия Авзалина алып килгән иде.Кичә дәвамында Ибраһим Газиның ”Онытылмас еллар”әсәренә нигезләнеп төшерелгән фильмнан өзек күрсәтелде. Сценарий авторы булган Индус Сирматов, рольләрне башкарган мәшһүр артистлар, Равил Шәрәфиев, Айдар Хафизов күңел хәтирәләрен яңартты.Нәфис сүз остасы Рузалия Зәкиева Ибраһим Газиның үзе турында үзе язган “Малайлыкта кунакта” повестыннан өзек сөйләде. Танылган җырчылар Рөстәм Закиров,Газинур Фарукшин халык моңнарын яңгыратты. Берлектә фотосүрәткә дә төштеләр. Әдәби-музыкаль кичә Татарстан Язучылар берлегендә Тукай клубында узды.
Чыганак: http://www.sptatar.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев