Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Язучылар берлеге бинасы янындагы бакчада халык өчен оештырылган шигъри кичәләр артырмы?

Кичә Бөтендөнья татар яшьләре форумы Татарстан Язучылар берлеге бинасы янындагы бакчада Җәйге шигъри слэм уздырып, бу бакчаны халык өчен зур булмаган шигъри кичәләр үткәрүдә файдалану мөмкинлеген күрсәтте. Әлеге чара техник яктан Татарстан Язучылар берлегенең ярдәме белән оештырылган иде. Татарстан Язучылар берлеге бинасы янындагы әлеге бакча матур көннәрдә язучыларның җыелып, аралашу урыны булып тора. Татарстан Язучылар берлегенең оештыру эшләре буенча урынбасары Расих Сабирҗанов “Татар-информ” хәбәрчесенә шулай дип белдерде. Биредә халык өчен алдан хәбәр ителгән даими кичәләр уздырылмаса да, язучылар бакчадагы беседкада утырып, еш аралашалар. Биредә хәтта самовар куеп чәй эчү мөмкинлеге дә бар, диде ул. Татарстан Язучылар берлеге бинасы төзекләндерелгәннән соң, бакча да ял итү өчен уңайландырылган, бирегә Шәүрәле белән Былтыр һәм Су анасының агач сыннары урнаштырылган иде. Җәйге шигъри слэм – быел бакчада игълан белән халык җыеп оештырылган беренче рәсми чара. Татарстан Язучылар берлеге Венера Ганиеваның укучылары белән бергә уздырган Туфан абый Миңнуллинны искә алу кичәсе дә бинаның челтәрле балконында һәм бакчада уздырылырга планлаштырылган иде. Көн суытып җибәрү сәбәпле, шигъри-музыкаль кичә Тукай клубына күчерелде. Расих Сабирҗанов әйтүенчә, Татарстан Язучылар берлеге бинасы янындагы матур бакчаны җәй көне туристлар да үз итә. Тик шунысы бар, мәдәни мирас объекты буларак, әлеге бакчага Татарстан Язучылар берлеге рөхсәтеннән башка кереп йөрергә ярамый. Әлеге бакчада төрле мәдәни чаралар үткәрергә рөхсәт сорап мөрәҗәгать итүләр дә еш булуын әйтте Язучылар берлеге рәисе урынбасары. Татарстан Язучылар берлегенең бакчаны даими әдәби кичәләр өчен куллану программасы юк. Ә Тукай клубында әдәби кичәләр сентябрьдән яңартылачак.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев