Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан укытучылары башка ил балаларын укытырга әзер түгел

Татарстан укытучылары башка ил балаларын укытырга әзер түгел, алар мигрант балалары хакына укыту методикасын үзгәреш кертергә кирәк дип санамыйлар. Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институты галимнәре - фәннәр кандидаты, мәктәпкәчә һәм башлангыч белем кафедрасы доценты Резеда Хәйретдинова җитәкчелегендәге эшче төркем шундый беренчел нәтиҗәләргә килгән. Бу хакта Казан федераль университеты матбугат үзәге хәбәр итә. Галимнәр фикеренчә, Россия мәктәпләрендә укучы мигрант балаларының артуы кискен проблемага әверелә башлады. Андый балаларны укыту аерым игътибар сорый һәм аларның әлеге илнең телен өйрәнү тизлеген исәпкә алып, укыту методикасына үзгәрешләр кертүне таләп итә. Әлеге аспектлар исәпкә алынмаса, андый балалар укыган класста гомуми өлгерүчәнлек кимиячәк. Шулай итеп, аның эш нәтиҗәләре күрсәткечләре классның өлгерүчәнлеге белән бәйле булганга күрә, укытучы үзе дә зыян күрә. Психология һәм мәгариф институты галимнәренең «XXI гасыр укытучысы» проекты кысаларында үткәрелгән сораштырулардан күренгәнчә, укытучыларның 60 проценты укыту методикасына үзгәреш кертү ягында түгел. Резеда Хәйретдинова бу укытучыларның этно-конфессиональ стереотиплары яки социаль карашлары белән бәйле дип саный. Галимә укытучыны мигрант балалары белән эшләр өчен әзерләргә кирәклеген әйтә. “Татарстан укытучылары арасындагы милли-дини мөнәсәбәтләрне тикшеренүләр күрсәткәнчә, төрле дин вәкилләренә мөнәсәбәт шактый тыныч, ә менә башка милләт вәкилләре белән эш башкачарак тора – сораштыруда катнашучыларның 65 проценты Кавказ, Урта Азия, Украина һәм башка дәүләтләр вәкилләре белән күрше булып яшәргә теләмәүләрен җиткерделәр; 25 проценты башка милләтләр белән бер дәүләттә яшәргә әзер; укытучыларның 10 проценты башка этнос вәкилләре белән бер дәүләттә яшәргә риза түгелләр”, - дип ачыклап үткән үз чыгышында эшче төркем тикшеренүләре буенча Резеда Хәйретдинова. Аның сүзләренә караганда, сораштыруда катнашкан укытучыларның яртысы алда санап үткән милләт вәкилләренә негатив карашта тора, 20 проценты – нейтраль, 30 проценты – уңай фикердә. Галимә сораштыруда Казан һәм Татарстанның төрле шәһәр һәм район укытучылары катнашуын әйтеп үтә. Аларның 60 проценты үзен ислам тарафдары дип саный, 30ы – христиан дине вәкиле, 10 проценты – атеистлар. Тикшеренүләрдә этник татарлар һәм руслар гына катнашкан. Тикшеренүләрдә катнашкан укытучылар үз классларында мигрант балалары булуын теләмиләр. Резеда Хәйретдинова билгеләп узганча, укытучыны мигрант балалары белән эшләргә психологик-педагогик яктан әзерләү программасы әлегә эш стадиясендә. Татарстанның педагогик вузларының төрле курсларында укучы студентларның позитив һәм негатив социаль карашлары да өйрәнеләчәк. Татарстанда вазгыятьне анализлау өчен әле шактый күп тикшеренүләр сорала. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе белән телефон аша аралашуда доцент Резеда Хәйретдинова бу теманың кызыксыну тудыруын, үзенә шалтыратулар булуын билгеләп үтте, әмма тикшеренүләре буенча үзе аңлатма бирүдән баш тартты. Казан федераль университеты матбугат үзәге җитәкчесе Камилл Гәрәев әлегә тикшеренүләр «Учитель XXI века» стратегик академик берәмлек проекты кысаларындагы күп төрле тикшеренүләрнең бер юнәлеше икәнлеген әйтте, аның төгәлләнмәгән булуына басым ясады.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев