Татар матбугаты
Татарстан театрлары җитәкчеләре татар театрлары проблемалары турында фикер алышты
Татар театрының ике зур проблемасы - кадрлар һәм реклама җитмәү. Татарстан Мәдәният министры Ирада Әюпова бу фикерен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында дәүләт театрларының яңа сезоны ачылу уңаеннан үткәрелгән брифингта әйтте.
Әлеге матбугат конференциясе театрларны танытуның бер мисалы булып торса, кадрлар буенча да эш алып барылуның мисалы буларак, Ирада Әюпова журналистларга Кариев театрының яңа директорын – Гүзәл Сәгыйтованы тәкъдим итте.
Матбугат конференциясендә Камал, Тинчурин, Кариев, Качалов исемендәге һәм Әлмәт драма театрлары, Җәлил исемендәге опера һәм балет театры һәм Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы вәкилләре катнашты. Катнашучылар журналистларны яңа сезон тамашачыга тәкъдим ителәсе премьералар турында яңалыклар белән таныштырдылар.
Татар театрларының иң яшь директоры Гүзәл Сәгыйтова театр сыйфатлы контент тәкъдим итсә, “сарафан радиосы” белән дә тамашачыны күпмедер дәрәҗәдә җәлеп итеп була дип саный. “Әмма Кариев театрына реклама җитми, безнең бу юнәлештә эшлисебез бар әле”, - диде ул.
Гүзәл Сәгыйтова драматургия проблемаларын да искәртеп узды.
Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов та тамашачыга сыйфатлы продукция тәкъдим итү кирәклегенә басым ясады. “Реклама мәсьәләсендә дә арттырып җибәрергә ярамый. Күрсәтер әйбер кирәк”, - диде.
Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов үзләренә Казанда конкуренция җитмәвен әйтеп, театрларны активрак эшләргә чакырды.
Рузилә Мөхәммәтова, Татар-информ
Фото: архив/Рамиль Гали
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев