Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан сәнгать вәкилләре Мәскәүдәге "Фестнаив" фестивалендә катнашачак

2 февральдә Мәскәүнең сәнгать музеенда V Мәскәү халыкара беркатлы сәнгать фестивале - “Фестнаив” башланачак. Фестивальдә Татарстаннан беркатлы (наив) сәнгать вәкилләре Альфрид Шәймәрданов, Виктор Тимофеев, Рәшит Төхвәтуллин һәм Сергей Максимов катнашачак, дип хәбәр итә Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты матбугат хезмәте. Фестивальдә беркатлы сәнгать турында Мәскәү хәзерге сәнгать музее фондыннан, Рус беркатлы сәнгать музее һәм башкалардан алынган 400 дән артык әсәр сөйләячәк. Фестивальдә XIX – XX гасыр беркатлы сәнгать классиклары (А. Руссо, Н. Пиросмани, П. Леонов, Й. Генералич һәм башка хорват сәнгать вәкилләре), ХХ йөз башы рус авангарды вәкиләре (К. Малевич, Д. Бурлюк, М. Ларионов, Н. Гончарова, Р. Фальк һ.б. ), концептуалчылар (И. Кабаков, С. Ануфриев һ.б.) әсәрләре тәкъдим ителәчәк. “Фестнаив” Россия беркатлы сәнгать дөньясында үзәк һәм иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе булып санала. Аның быелы темасы – “Тынычлык булдыру” (рус. “Сотворение мира”). Фестиваль 2017 елның 1 маенда тәмамланачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев