Татар матбугаты
Татарстан Россиянең иң күп укый торган төбәкләреннән берсе булып кала
Бүген «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин республика почтальоннары һәм элемтә бүлекләре арасындагы унынчы бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында шул хакта хәбәр итте.
Шулай итеп, Мөслим районыннан Ландыш Нуриева – иң яхшы авыл почтальоны, Азнакайдан Айгөл Кобычкина – кечкенә шәһәрнең иң яхшы хат ташучысы, Кама Тамагы районының Каратал авылы почтасы иң яхшы элемтә бүлеге дип табылды.
«Журналлар буенча иң яхшы тираж» номинациясендә Арча районының Урта Сәрдә элемтә бүлеге күрсәткечләренә тиңнәр табылмаган.
«Почтальоннарның авыр хезмәтенә кызыксыну булдыру өчен, без бәйгене киңәйтергә карар кылдык. Номинацияләр үзгәрмәсә дә, бүләкләнүчеләрнең саны тагын да артачак», - дип искәртте Андрей Кузьмин.

- Моннан биш ел элек башланган бәйге елына ике тапкыр үткәрелә. Быелгы бүләкләү тантанасы «Татарстан почтасы»ның Кремль урамындагы төп бинасында узды.



Арсений Маврин, Татар-информ
Фото: Ильнар Тухбатов
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев