Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Республикасының Милли китапханәсе 2016 ел дәвамында иң күп укылган китапларны барлады

Татарстан Республикасының Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә торган «Ел китабы – 2015» конкурсына йомгак ясады, дип хәбәр ителә Татарстан Мәдәният һәм фән министрлыгының рәсми сайтында. Конкурста 356 китап катнашкан, шуларның: 40-ы – чәчмә әсәрләр (проза), 45-е тезмә әсәрләр (шигърият), 44-е балалар әдәбияты, 45-е рус телендә чыккан матур әдәбият, 88-е татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият, 94-е рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият китаплары. Татарстан нәшриятларында 2015 елда дөнья күргән, 2016 ел дәвамында иң күп укылган китапны билгеләүдә республикабызның 1514 китапханәсе катнашкан. 2017 елның 10 мартында Гәрәй Рәхим җитәкчелегендәге жюри җиңүчеләрне билгеләде. Чәчмә әсәрләр: 1 урын. Рәфкать Кәраминең «Кая чабасың, гомер юртагы?»; 2 урын. Камил Кәримовның «Карурманда кара песи»; 3 урын. Фәтхулла Абдуллинның «Чүл бүресе» китапларына бирелде. Зифа Кадырованың «Синсез килгән язлар», Гөлсинә Галимуллинаның «Җиләкле тау сере» китаплары кызыксындыру бүләгенә лаек булды. Тезмә әсәрләр: 1 урын. Разил Вәлиевнең «Мәхәббәт һәм нәфрәт = Любовь и ненависть»; 2 урын. Фатих Кәримнең «Сайланма әсәрләр»; 3 урын. Фирүзә Җамалетдинованың «Җирбизәк» китаплары алды. Балалар әдәбияты: 1 урын. Рабит Батулланың «Аю баласы Әппәс»; 2 урын. Хәлим Җәләловның «Әкиятләр»; 3 урын. Флера Мәрданованың «Без ясаган кар бабай» китаплары чыкты. Габдулла Тукайның «Су анасы» (мөхәррире Т.Шакирова), «Итекле песи» (төзүчесе Э.Камалова) китаплары кызыксындыру бүләгенә лаек булды. Рус телендә чыккан матур әдәбият: 1 урын. Мәдинә Маликованың «Красный цветок»; 2 урын. Айдар Сахибзадиновның «Провинциал»; 3 урын. Салават Юзеевның «Не перебивай мертвых» китапларына бирелде. Гаяз Исхакиның «Нищенка; Мулла бабай» (тәрҗемәчесе А.Килеева-Бадюгина) китабы кызыксындыру бүләгенә лаек булды. Татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият: 1 урын. Шаһинур Мостафинның «Ядрәләрне эреткән йөрәкләр»; 2 урын. Адлер Тимергалинның «Сайланма әсәрләр»; 3 урын. Кадрия Фәтхуллова, Әлфия Юсупова, Эльвира Денмөхәмматованың «Татарча сөйләшик = Давайте говорить по-татарски = Lets speak tatar» китаплары чыкты. Рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият: 1 урын. Ренат Бикбулатовның «Казань и ее слободы», «Казань. Знаменитые люди»; 2 урын. Надир Дәүләтнең «Исмаил Гаспринский»; 3 урын. Ягсуф Шафиковның «Кто водрузил Знамя Победы над Рейхстагом?» китаплары алды. «Вечные люди. Фронтовики – деятели культуры Татарстана» (автор-төзүчесе А.Б.Әпсәләмова), «Казанский Кремль» (автор-төзүчеләре Ф.Ш.Хуҗин, А.Г.Ситдыйков), «Национальная библиотека Республики Татарстан: уникальные фонды и коллекции» (җаваплы мөхәррире С.Р.Җиһаншина) китаплары кызыксындыру бүләгенә лаек булдылар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев