Татар матбугаты
Татарстан Республикасында "Чыршы-2016" операциясе дәвам итә
Быелның 20 декабреннән 29 декабренә кадәрге чорда, "Чыршы-2016" ведомствоара оператив-профилактика операциясе кысаларында, урман инспекторлары тарафыннан, шул исәптән полиция хезмәткәрләре белән берлектә, 1116 рейд үткәрелде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.
Күзәтчелек чаралары нәтиҗәсендә урман фонды территориясендә ылыслы агачларны законсыз кисүнең биш очрагы ачыкланган. Шул эшләрнең берсе хокук саклау органнарына җибәрелгән, дүрт эш административ тәртиптә карала.
Министрлык ылыслы агачларны законсыз кискән өчен салынган зыян һәм штраф күләмнәре турында искәртеп үтә.
Яңа ел чыршысы буларак ылыслы токым агачларын законсыз кисүдә гаепле дип танылган гражданнар, вазыйфаи затлар һәм юридик затлар урман хуҗалыгына салынган зыянны капларга һәм 2001 елның 30 декабрендәге № 195-ФЗ – Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексының 8.28 статьясы нигезендә административ җаваплылыкка тартылырга тиеш.
1 нче бүлек нигезендә (Агачларны, куакларны яки лианаларны законсыз кисү, аларга зыян салу яки казып алу) түбәндәге административ штрафлар салу каралган:
- гражданнарга: 3,0 мең сумнан 4,0 мең сумга кадәр;
- вазыйфаи затларга: 20,0 мең сумнан 40,0 мең сумга кадәр;
- юридик затларга 200,0 мең сумнан 300,0 мең сумга кадәр.
2нче бүлек нигезендә (Механизмнардан, автотранспорт чараларыннан, үзйөрешле машиналардан һәм башка төрле техникалардан файдаланып кылынган шул ук гамәлләр, әгәр дә бу гамәлләрдә җинаять җәзасына тарту гамәлләре каралмаса) түбәндәгечә административ штрафлар салына:
- гражданнарга: 4,0 мең сумнан 5,0 мең сумга кадәр;
- вазифаи затларга: 40,0 мең сумнан 50,0 мең сумга кадәр;
- юридик затларга 300,0 мең сумнан 500,0 мең сумга кадәр.
3нче бүлек нигезендә (Белә торып законсыз әзерләнгән агачны сатып алу, саклау, бер урыннан икенче урынга ташу яки сату, әгәр дә бу гамәлләрдә җинаять җәзасына тарту гамәлләре каралмаса) түбәндәгечә административ штрафлар салына:
- гражданнарга 5,0 мең сум;
- вазифаи затларга 50,0 мең сум;
- юридик затларга 400,0 мең сумнан 700,0 мең сумга кадәр.
Административ штраф салынудан кала законсыз киселгән агач Росимущество аша сату, аукционда сату өчен тартып алына (конфискацияләнә).
Моннан тыш, Татарстан Республикасы территориясендә яңа ел чыршысы буларак пихталарны кисү тыела.
"Чыршы" операциясе 2016 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев