Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Республикасы Президенты грантының 2017 елгы ияләре билгеле булды

Карар Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматы порталында бастырылды. 2017 елга мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсендә Татарстан Республикасы Президенты грантларын тапшыру турында карар нигезендә, грантка 3 театр, 3 коллектив һәм ике мәдният учреждениесе лаек булды. 263 миллион 908 мең 400 сумлык грантны үзара Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт акадмия театры, В. Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театры, “Татаркино” Татарстан Республикасы мәдәниятенең дәүләт бюджет учреждениесе һәм Татар дәүләт филармониясе бүлешәчәк. Грантка шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт симфония оркестры, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле, “Бәрмәнчек” керәшен дәүләт фольклор ансамбле лаек булачак. Һәрбер грант күләмен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты билгеләячәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев