Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова «#2017 елга язылу бүләк ит» республика акциясенә кушылды

Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова «Татмедиа» җәмгыятендә 10 ноябрьдә башланган  «#2017 елга язылу бүләк ит» республика акциясенә кушылды. Балтусова үз гаиләсен, дусларын, күршеләрен һәм коллегаларын ярты елга «Казань» журналына яздырды. «Мин гомерем буе шушы журналны укыйм, миңа анда эшләү һәм хезмәттәшлек итү бәхете дә елмайды. Уйлавымча, әлеге журнал шәһәрнең йөзе, аның рухы-җаны. Бу журнал Казанның мәдәнияте, аның традицияләре һәм биредә яшәүчеләрнең тормышы турында җиткерә. Ул миңа бик якын», – дип фикерләре белән уртаклашты Татарстан Президенты ярдәмчесе. Балтусова басма матбугатка өстенлек бирүен билгеләп үтте. «Кино барлыкка килгәч театр үлә диделәр, әмма ул бик матур итеп яши. Интернет барлыкка килгәч телевидение юкка чыгачак, диделәр, әмма монысы да булмады. Барысы да трансформацияләнеп, яңа формада бирелә. Басма матбугат белән дә шулай», – дип аңлатты ул. Традиция буенча, Олеся Балтусова «Татмедиа»нең Яңа ел чыршысына татарстанлыларга изге текләкләре һәм шәхси автографы белән бизәлгән шар элеп куйды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев