Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Президенты ярдәмчесе "Мирас-Наследие" республика программасына кертелергә тәкъдим ителгән объектлар исемнәрен атады

Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова тарих һәм мәдәниятт һәйкәлләрен саклау Россиякүләм җәмгыятенең Татарстан бүлеге утырышында республикада торгызуга мохтаҗ һәм 2017 елда “Мирас-Наследие” республика программасына кертелергә тәкъдим ителгән объектлар исемнәрен атады.

«Алар проект-тикшеренү эшләрен алып баруга дәгъва иткән объектлар. Исемлек Татарстан районнары хакимиятләре һәм киң җәмәгатьчелек тәкъдимнәреннән чыгып формалаша. Иң беренче чиратта авария хәлендә булган объектлар карала», – дип шәрехләде Олеся Балтусова «Татар-информ» агентлыгына.

Чистай шәһәрендә Толстой урамындагы 154 нче йорт – XIX гасыр ахырында төзелгән агач торак йортны торгызу буенча эшләрне башларга планлаштырыла.

Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында XIX гасыр сәүдәгәр В.Бәкеров йорты төзекләндерүгә мохтаҗ.

Кама Тамагында “Мирас-Наследие” программасына 3 объект кертелергә дәгъва итә. Сөкәй авылында 1813 елда төзелгән Троицкий чиркәве, Архангельский Кляри авылында 1757 елда нигез салынган Михаило-Архангельский агач чиркәве һәм Тәмте авылында морза Гагарин конторасы исемлеккә кертелгән.

Кукмара районында Әсән-Елга авылында 1742 елда салынган мәчет бинасы торгызуга мохтаҗ.

Утырышта РФ Мәдәният министрлыгының тарихи-мәдәни экспертизалар үткәрү буенча аттестацияләнгән эксперты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты мөгаллиме Фәридә Зәбирова әйтүенчә, республика программасына керткәндә агач корылмаларга өстенлек бирелә.

«Татарстанда саклауга мохтаҗ объектлар күп. Һәр 43 районнан тәкъдимнәр бар, ләкин без елына бишне генә сайлап алырга хаклы. Быел безгә өч елга финанслар бүлеп бирелгән», – диде Олеся Балтусова.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев