Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин кече Хаҗ кылды (видео)

"Әлһәмделилла, мөфтиебез һәм ил башлыгыбыз Аллаһының кунаклары булдылар". Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллиннарның кече Хаҗ кылганда Кәгъбә эчендә булуларын Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров шулай бәяләде.
Искәртеп үтик, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең социаль челтәрдәге аккаунтында Кече хаҗ кылган мизгелләрен урнаштырды. Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кәгъбәгә кереп намаз уку бәхетенә дә иреште. Әлеге гамәлгә сирәк мөселманнар гына ирешә ала.   Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым в Королевство Саудовская Аравия. Фото Марсель Бадыкшин   - Кәгъбәтулла һәр мөселман өчен изге йорт. Бу йорт хакында Аллаһы Тәгалә Коръәндә дә искә ала. Ул Аллаһның йорты булып тора.  Мөхәммәд пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үз хәдисләрендә дә әйтә. Пәйгамбәребез ул йорт эченә кергән, анда намаз укыган. Кәгъбәтулланың эчендә намаз уку зур дәрәҗә санала. Анда намаз укыганда Аллаһка якынаясың һәм анда догалар да кабул була. Хәдисләрдә гомрә һәм хаҗ кылучылар – Аллаһының кунаклары диелә, аларның теләкләре кабул була. Аллаһ аларга, һичшиксез, җавап бирәчәк. Әлһәмделилла, мөфтиебез һәм ил башлыгыбыз Аллаһының кунаклары булдылар. Алар Аллаһка мөрәҗәгать иттеләр; җөмһүриятебездә, гомумән илебездә иминлек-тынычлык булсын өчен, халкыбыз өчен дога кылдылар. Без догалары кабул булачагына ихластан өметләнәбез , чөнки алар Аллаһының кунаклары булдылар, - диде Нияз хәзрәт Сабиров.   Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым в Королевство Саудовская Аравия. Фото Марсель Бадыкшин   - Тарихчылар әйтүенчә, Мәккә иң борынгы шәһәрләрнең берсе. Бу хакта Аллаһы Тәгалә: “Хактыр, адәмнәр өчен җир өстендә иң беренче салынган Йорт — ул Мәккәдәге Кәгъбәдер”, — дип әйтә. (Әл Гыймран сүрәсе, 96нчы аять). Мәккәнең уртасында изге йорт - Кәгъбә урнашкан. Кәгъбәне Адәм җиргә төшкәнче фәрештәләр сала. Аннан соң Адәм үз куллары белән яңарта. Соңыннан ул эшне Адәмнең улы Шис башкара. Шис заманнарыннан аның диварлары җимерелеп, нигез ташлары җир астында кала. Аллаһ Ибраһимны Кәгъбә торган урынга юнәлтә һәм мәчет күтәрергә куша. Ибраһим улы Исмәгыйль белән мәчет саласы урынны казый башлый. Ком астыннан мәчетнең борынгы нигезләре чыга (“Бәкара” сүрәсе, 127нче аять). Ул нигезләр өстенә алар яңа бина коралар. Ибраһим вакытында Кәгъбә бераз озынчарак була. Аның ишеге дә бүгенге кебек берәү генә түгел, бәлки ике яктан икәү булып, кешеләр берсеннән кереп, икенчесеннән чыгып йөргәннәр. Әмма мәчетнең Ибраһимнан калган нигезе бүгенге көндә дә саклана. Мәчет тирәсендәге ярымтүгәрәк таш койма кебек нәрсә шул нигез булып тора. Намазны анда кереп уку, кәгъбә эченә кереп уку дәрәҗәсендәдер. Кәгъбә тирәли 7 мәртәбә әйләнү таваф дип атала. Ул да борынгыдан калган йола һәм башка биналар, мәчетләр, ташлар яки баганалар тирәли таваф кылу ярамый, - дип яза Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Йосыф Дәүләтшин. Моңа кадәр Кәгъбәгә Татарстанның элекке мөфтие Госман хәзрәт Исхакыйның кергәнлеген беләбез. Башкалар турында әлегә төгәл мәгълүматыбыз юк. Россия буенча да андый мәртәбәле дәрәҗәгә ирешкән кешеләр сирәк. Алар - Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат хәзрәт Таҗетдин, Чечен республикасы башлыгы Рамзан Кадыров. Кәгъбә Мәккәдә, Мәсҗид әл-Хәрәмнең уртасында урнашкан, мөселманнар өчен изге бер бина. Намаз кылырга ниятләнгән мөселман Кәгъбәгә борылырга тиеш. Хаҗ гыйбадәтенең төп шартларыннан берсе булып Кәгъбә тирәли әйләнү тора.  

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев