Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Президенты Идел буе федераль округы төбәкләренең башлыклары арасындагы медиарейтингта беренче

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы төбәкләренең башлыклары арасындагы апрель медиарейтингында беренче урынны яулаган, дип хәбәр итә "Медиалогия" тикшеренү компаниясе. Икенче урында – вазифаларын вакытлыча башкаручы Удмуртия башлыгы Александр Бречалов, өченче – Саратов өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Валерий Радаев. Медиарейтингның аңлатмасында: "Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Премьер-министрының эштән китү турындагы мөрәҗәгатен канәгатьләндергән, республиканың беренче вице-премьеры Алексей Песошин кандидатурасын ТР Хөкүмәте Рәисе итеп раслаган", дип язылган. Шулай ук "ул Россия Президенты Владимир Путинга республика хакимияте тарафыннан банк кризисын чишүдә күрелә торган чаралар хакында сөйләгән", диелә. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, апрель аендагы Россия төбәкләре башлыклары медиарейтингында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бишенче позициядә. Беренче урында – Мәскәү мэры Сергей Собянин.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев