Татар матбугаты
Татарстан мәчетләрендә татар телен өйрәнү курслары башлана
1 октябрьдән Татарстан мәчетләрендә татар телен өйрәнү курслары башлана. Хәзерге вакытта курсларга язылырга теләүчеләрдән гаризалар кабул ителә. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
- «Без – татарлар» татар теле курслары Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин инициативасы белән ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан бушлай оештырыла. Курсларның беренчесе быел февраль – апрель айларында Татарстанның 10 мәчетендә уздырылган булса, бу юлы аларны республиканың барлыгы 20 мәчетендә оештыру күздә тотыла. Курсларны уздыру вакыты да озайтыла: белем бирү дәвамлылыгы элеккечә 3 айга түгел, ә ярты елга исәпләнгән.
dumrt.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Поделиться:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев