Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан һәм Казахстан язучылары арасында хезмәттәшлек, уртак проектлар турындагы рәсми килешүгә кул куелды (фото)

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Хәбибрахман улы Салихов 4-6 сентябрьдә Казахстанның Нур-Солтан шәһәрендә узган Азия илләре язучыларының I форумында катнашты.

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Хәбибрахман улы Салихов 4-6 сентябрьдә Казахстанның Нур-Солтан шәһәрендә узган Азия илләре язучыларының I форумында катнашты. Форумга дөньяның 38 иленнән – Россия, Әзәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Әфганстан, Монголия, Иордания, Согут Гәрәпстаны һәм башка илләрдән язучылар җыелды.

Форумның төп темалары –  язучылар арасында теләктәшлек, уртак әдәби проектлар булдыру, тәрҗемәләр проблемасын чишү.

Форум кысаларында узган Түгәрәк өстәл утырышында ясаган чыгышында Д.Х.Салихов татар язучыларының карендәш каләм ияләре белән хезмәттәшлеккә һәрчак әзер булуларын  әйтте.

Форумда  Татарстан һәм Казахстан язучылары арасында хезмәттәшлек, уртак проектлар турындагы рәсми килешүгә  кул куелды.

Татарстанның Казахстандагы тулы вәкаләтле вәкиллегендә  Данил Салихов Казахстанның татар һәм башкорт активы белән дә очрашты. Очрашу вакытында  татар китапларын пропагандалау, тарату, тәрҗемәләр  турында сөйләшүләр булды.

 

Татарстан Язучылар берлегенең матбугат үзәге

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев