Татар матбугаты
Татарстан командасы Европакүләм бәйгедә икенче урын яулаган
1181
0
0
Татарстанның яшь юл хәрәкәте инспекторлары командасы юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә һәм үтәүгә багышланган 31 нче Европакүләм бәйгедә икенче урын яулады. Бәйгедә Европаның егермедән артык иле катнашкан. Россия данын "Куркынычсыз тәгәрмәч – 2016" Россиякүләм бәйгесендә беренче урын алган Татарстан командасы тәкъдим итте. Команда составында Казанның Вахит районындагы 18 нче гимназиянең 6 сыйныф укучылары – Халисә Әбашева, Шамил Миңнеханов, Егор Сафин һәм Екатерина Сергеева яклаган. Безнең укучылар Латвиядән ике баллга гына калышкан. Өченче урында – Чехия командасы.
Чыганак: http://intertat.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Поделиться:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев