Татар матбугаты
"Татарстан китап нәшрияты" китаплары Санкт-Петербургтагы XII Халыкара китап салонында тәкъдим ителде
«Татарстан китап нәшрияты»нда чыккан китапларның бай ассортименты Санкт-Петербургта уза торган XII Халыкара китап салонында тәкъдим ителде. 25 – 28 майда уза торган әлеге Китап салоны, гадәттәгечә, Санкт-Петербургка нигез салынуны бәйрәм итү чараларына туры китереп оештырылган, дип хәбәр итте "Татар-информ"га Татарстан китап нәшрияты баш редакторы урынбасары Венера Әббәзова.
XII Халыкара китап Салоны Михайловский манежда (Кышкы стадион) һәм аның янындагы Манеж мәйданы, Кече Садовая и Кленовая урамнары чатында уздырыла. Китап салонында Татарстанны «Татарстан китап нәшрияты» тәкъдим итә. Нәшрият стендында татар һәм рус телләрендә 200дән артык китап урын алга. Арада әдәби, тарихи, туган якны өйрәнүгә багышланган китаплар, уку ярдәмлекләре, белешмәлекләр, альбомнар, сувенир-китаплар, балалар китаплары бар.
Китап салоны кысаларында 26 майда китап сөючеләргә Роман Почекаевның «Чингизово право» китабы тәкъдим ителәчәк. Очрашуда автор да катнашыр дип көтелә. Башлана: 15.00. Татарстан китап нәшриятының стенды 460нчы номерлы, Михайлов манежында төп экспозициядә (Кышкы стадион эчендә) урнашкан.
Татар информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев