Татар матбугаты
Татарстан киносы шытып кына килә
Ун ел элек белән чагыштырганда, үсеш бар. Казан халыкара мөселман кинофестиваленең сайлап алу комиссиясе рәисе Сергей Лаврентьев әнә шул фикердә. Ләкин, Якутия кинематографиясе белән чагыштырганда, Татарстан киносы әле шытым хәлендә генә. Кинофестивальдә Татарстаннан яхшы үрнәк дип атарлык фильм бармы?
Кичә XIII Казан халыкара мөселман кинофестивале ачылды. Аның быелгы үзенчәлекләре, Татарстан киносының хәле турында сайлап алу комиссиясе әгъзалары белән матбугат очрашуында белештек. Баксаң, үзенчәлекләр шактый икән. Беренчедән, жанр төрлелеге бар. Икенчедән, география тагын да киңәйгән. Лаврентьев әйтүенчә, элек фестиваль Иран, гарәп илләре, Урта Азия, Төркия фильмнарыннан торса, хәзер илләр саны арткан һәм алар көтелмәгән табышларга тап булган. Моңа мисал итеп сайлап алучылар Нигер иленнән “Балдак” (“Обручальное кольцо”) фильмын китерделәр. “Картина аша күпләр дөньяда Нигер һәм Нигерия дигән ике ил барлыгын белер. Һәм Африка илләрен, анда яшәгән халыкны бөтенләй икенче ракурстан карар”, – ди Лаврентьев. Ул төп рольне башкарган хатын-кызның чибәрлегенә шаккатканын да яшермәде. Дөньяда мондый да матурлык була икән дип, ир-атларда картинага карата гаять зур кызыксыну уятты.
Конкурстан тыш программада да кызыклы фильмнар шактый. Шуның берсе – “Таудагы вәгазь” (“Нагорная проповедь). Кино тәнкыйтьчесе фикеренчә, бу – мәдәниятара аралашудан культуралы аралашуга ирешүгә бер дигән мисал. “Будда динендәге Коря рухиниенең Казан кинофестиваленә христианнар турында кино юллавы – максатка ирешүебез ул, без нәкъ менә шушының өчен эшлибез дә инде”, – ди Лаврентьев.
Жюри әгъзасы Адилә Хәйбуллина исә, милли кино секциясенең әһәмиятенә тукталды. Хәзер бездә дә бөтен яктан килгән картиналар бар, алар тагын да булачак, диде ул. Бу җәһәттән Лаврентьев Илшат Рәхимбайның “Представь” фильмын мактады. Аныңча кинофестиваль татар киносы үсешенә йогынты ясаган. Ләкин, Россия кино базарында алдынгылыкны алган Якутия киносы белән чагыштырганда, Татарстан киносы әле шытым хәлендә генә, диде ул. Татарстанда кино күп төшерелә дип мактансак та, фестивальдә кыска метражлы фильмнар арасында Рәхимбай киносы гына бар, ә тулы метражлы картиналар номинациясендә Татарстаннан бер генә фильм да юк.
Хәер, киноның күплеге аның сыйфаты яхшы дигән сүз түгел әле. Сайлап алу комиссиясе рәисе әнә шулай ди:
– Хәзер кино төшерү бик җиңел. Бик кызганыч бу. Мобиль телефоның, хатының, сеңлең, маэмаең, песиең, тавыгың булса, хайваннарны ничек коткаруың турында кино төшереп була. Аннары ул киноны нишләтеп була? Әлбәттә, фестивальгә җибәрәсең. Һәм без, мескеннәр, менә шундый әйберләрне дә карарга мәҗбүрбез. Ләкин мондый әйберләр (кино дип әйтергә тел бармый) азайганнан азая. Казан кинофестиваленә җибәрелгән киноларның сыйфатын ун ел элек булганы белән чагыштырырлык та түгел. Һәм бу картиналарны күреп калырга тырышырга кирәк.
Ни өчен дигәндә, программага кергән фильмнарның күбесе беркайчан да прокатка чыкмаячак. Мәгънәле картиналарны ничек тә халыкка җиткерү якларын кайгыртканга күрә, дөньяда кинофестивальләр саны арткан да инде. Ә прокат эчтәлеге бөтен дөньяда бер үк төрле. Лаврентьев, шул ук вакытта, Татарстан киносының прокатка чыгачагына өметләнүен әйтте.
Кинофестиваль исә 11 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Конкурс программасына кергән фильмнар, иҗат төркемнәре белән очрашулар “Родина”, “Мир” кинотеатрларында, “Ногай” кунакханәсенең очрашулар залында узачак. Монда “Время кино” программасы да барачак, А.Кончаловский, Н.Досталь фильмнары да күрсәтеләчәк.
Марат Бәшәров “Мулла” фильмы презентациясенә килә. Фестивальгә Россия актерлары Кирилл Плетнев, Владимир Вдовиченков, Наталья Варлей, Светлана Светличная, Анна Снаткина, Леонид Кулагин, Виктор Мережко һәм башкалар чакырулы. Алар бүген ачылу тантанасында кызыл келәмнән үтте.
Казан кинофестиваленең тагын бер яңалыгы бар. Быел кино турында язучы журналистлардан да жюри оештырылган. Алар үзләре сайлап алган фильмның иҗат төркеменә махсус бүләк тапшырачак. Бу хакта фестивальнең программа директоры Альбина Нәфыйгова хәбәр иткән иде. “Матбугат вәкилләре кайвакыт жюри фикере белән килешми. Әгәр башка секцияләр аерым бер төр фильмнарны гына карасалар, матбугат вәкилләре фестивальнең бөтен программасы белән танышырга тиеш була”, – диде ул. Бу исә 27 илдән 60 картинаны карау дигән сүз.
Сүз уңаеннан, фестивальне ачкан “Безнең остаз” (“Наш проповедник”, Мисыр) картинасын теләгән һәркем карый ала. Аны ачык һавада, Казан Кремле диварларына трансляцияләп күрсәтәләр.
Гөлинә Гыймадова, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев