Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан "Иң күп укучы төбәк" Бөтенроссия конкурсының җиңүчеләре бишлегенә керде

Татарстан “Иң күп укучы төбәк” Бөтенроссия конкурсының җиңүчеләре бишлегенә керде, дип хәбәр итә Татарстанның Милли китапханәсе. Конкурска тапшырылган презентациядә китапханә Россиядә Әдәбият һәм Кино еллары уңаеннан, шулай ук Татарстанда Парклар һәм скверлар елы белән бәйләп, Татарстанда үткәрелгән проектлар күрсәтелгән. Әлеге проектлар конкурс жюрие уңай бәяләгән. Әстерхан һәм Свердловск өлкәләре, Красноярск крае, Санкт-Петербург шәһәре дә дипломантлар исемлегендә.

2016 елда бу конкурста Россиянең 84 проекты катнашкан. Җиңүчеләрне журналистлардан, әдәби тәнкыйтьчеләрдән, язучылардан, китап һәм китапханә җәмәгатьчелеге вәкилләреннән, иҗтимагый оешма вәкилләреннән торган жюри билгели. Жюри рәисе – Россия китап берлеге президенты Сергей Степашин.

Беренче урынга бертавыштан Воронеж өлкәсе лаек булган, ул "Россиянең әдәби флагманы" исемен йөртәчәк. Өлкәнең төп юнәлеше – китап укучы яшьләр. Воронеж өлкәсе үз презентациясендә "Мандельштамфест" шигъри яшьләр фестивален һәм С.Я.Маршакның иҗади мирасын саклауны ассызыклаган. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 30 ноябрьдә Мәскәүдә Non\Fiction интеллектуаль әдәбият халыкар ярминкәсендә булачак.

Әлеге мәгълүмат буенча язучылар фикерен шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт җиткерде: “Татарстанда “Ел китабы” бәйгесе үткәрелү үзе үк татар халкының китапка битараф булмавын күрсәтеп тора инде ул. Казанда элек-электән бөтен төрки телле халыкларның китаплары басылган. Хәтта казах әдәбияты классигы Абайның беренче җыентыгы да Казанда дөнья күргән. Казан гомер-гомергә мәдәни үзәк булган. Шуңа да халкыбыз китапка битараф түгел. Ә инде халкыбыз китапны тагын да күбрәк укысын дисәк, укучы зәвыгенә туры килгән әсәрләр язылырга тиеш. Алар язылсын өчен, язучының хезмәте бәяләнергә тиеш”, – диде ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев