Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Диния нәзарәте Галимҗан Барудига багышланган документаль фильм төшерә

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте үзенең соңгы Пленум утырышында 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип рәсми рәвештә игълан иткән иде. Бу уңайдан Диния нәзарәте Галимҗан Барудига багышланган (1857-1921) документаль фильм төшерә. Анда галим, мөгаллим, дин әһеле Галимҗан Барудиның тормыш юлы, күпкырлы эшчәнлеге, мөселман өммәтенең үсешенә керткән өлеше турында сөйләнәчәк, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте. Әлеге фильмны әзерләү белән Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров шөгыльләнә. Фильмны төшерү төркеме Казаннан тыш, Мәскәүдә һәм Уфа шәһәрләренә барып материаллар тупларга планлаштыра. "Күптән түгел генә Мәрҗани исемендәге Тарих институты җитәкчесе урынбасары, тарих фәннәре докторы Радик Салиховтан интервью алдык. Ул безгә Барудиның мөселман мәгарифе системасының үсешенә керткән роле хакында кызыклы итеп сөйләде", – ди Нияз хәзрәт. Әлеге документаль фильм 17-18 февральдә Галимҗан Барудига багышланган Халыкара конференция кысаларында тамашачыларга тәкъдим ителәчәк. Галимҗан Баруди 1857 елның 2 февралендә Казан губернасы Казан өязе Чуашиле авылында (Биектау районы) туган. 1861 елда атасы Мөхәммәдҗан гаиләсе белән Казанга күчеп килгән һәм Галимҗан 1862 елда Казанның икенче мәхәллә мәдрәсәсенә укырга кергән. Анда 4 ел укый, хәлфә сыйфатында үзе алган гыйлемнәрдән шәкертләргә сабак бирә. 1875 елда Бохарага юл тота. Анда 7 ел тора, күп кенә дәресләрне үзләштерә һәм аның өстенә тәфсир, хәдис, алгебра, геометрия һәм башка дәресләрдән белем ала. 1882 елда Казанга кайтып, 5 нче мәчеттә  имамлык һәм дәрес бирү өчен указ ала. Шул көннән башлап ул мәдрәсә бинасы салу һәм дәрес бирү эшенә керешә. Атаклы "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенә  нигез сала.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев