Татарстан Дәүләт Советы Рәисе "Үзгәреш җиле" фестивале дипломантларына бүләкләр тапшырды
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген “Үзгәреш җиле” татар җыры фестивале дипломантларына бүләкләр тапшырды. Тантана М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында үткәрелде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.
Республика парламенты башлыгы фестивальне оештыручыларга һәм анда катнашучыларга рәхмәт әйтеп, фестиваль үткәрү идеясе “татар җырының абруен күтәрү, хәзерге заманда милли эстрадасының сыйфатын яхшырту әһәмиятенә игътибар иткән” Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановныкы булуын билгеләп үтте.
Фәрит Мөхәммәтшин аның татар җыр сәнгатен иҗади җанландырып җибәрүдә уңышлы омтылыш буласына өмет белдерде: “Безнең чорда, XXI гасыр башында, татар халкының җыр сәнгатен яңа сыйфади дәрәҗәгә күтәрер вакыт җитте. Татар дөньясында гына чикләнмәстән, бу милли жанрны, башка халыклар, башка милләтләр дә татар җырын тыңласын һәм аның аша мәдәниятебезне, республикабызны белсен өчен, дөнья киңлегенә чыгарырга кирәк”, - диде ул.
“Безнең өчен иң мөһиме – милли үзенчәлекне һәм җырның халыкчанлыгын югалтмау, - дип саный Фәрит Мөхәммәтшин. – Җырларның көйләре һәм сүзләрендә авторлык башлангычын сакларга һәм үстерергә кирәк”. Республика парламенты башлыгы фикеренчә, фестиваль татар халкының милли үсешенә һәм талантлы башкаручыларның яңа буыны иҗади яктан алга китешенә этәргеч булачак.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев