Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан делегациясе бүген республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Сочига китә

Бу көннәрдә анда XV Халыкара инвестицион форум эшләячәк, диелә ТР Хөкүмәте порталында.

29 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр Олимпия паркының төп медиаүзәгендә Россиянең инвестицион һәм икътисади куәте презентацияләнә, шулай ук Россия төбәкләре һәм чит дәүләтләр, территорияләр һәм предприятиеләр арасында килешүләр имзалана.

Татарстан Сочи форумында, гадәттәгечә, үзен колачлы итеп күрсәтә. Республика экспозициясе зур кызыксыну уята һәм иң күп кеше җыя торганнарның берсе санала. Аны дәүләтнең юң югары даирәсе дә читләтеп үтми. Бу юлы форум РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев катнашында үткәрелә.

Рөстәм Миңнеханов 30 сентябрьдә 2 панель дискуссиядә катнашыр дип көтелә. Аерым алганда, сәгать иртәнге 10да территорияләрне үстерүдә һәм республикада гамәлгә ашырыла торган торак мохит формалаштыруга заманча якын килүдә Татарстан туплаган тәҗрибә турында сөйләргә тиеш, көндезге 3 туларга 15 минутта төбәк үсеше инструментлары, махсус икътисади зоналарга яңача йөкләнеш турында доклад белән чыга. 1 октябрьдә Рөстәм Миңнеханов “Үсеш институтлары – төбәк дәрәҗәсендә нәтиҗәле модель эзләү” темасына панель дискуссиядә дә чыгыш ясар дип көтелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев