Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан буенча "Казан халыкара мөселман киносы кайтавазы" узачак

27 октябрьдән Татарстан «Татаркино» дәүләт мәдәният бюджет учреждениесе "Казан халыкара мөселман киносы кайтавазы" проектын тормышка ашыра. Бу хакта "Мир" кинотеатры сайтында хәбәр ителә.

Татарстанның 25 районында агымдагы ел фестиваленең 30 фильмын 30 меңгә якын тамашачы карый алачак. Проект кысаларында Татарстанда иҗади очрашулар һәм мастер-класслар булачак, күчмә чаралар оештырылачак. "Мир" кинотеатрында киномарафон ел дәвамында киләсе ел фестиваленә заявкалар кабул итү тәмамланганчы барачак.

Казанда "Кайтаваз" режиссер Тунку Мона Ризаның «Смирение» (Redha) малайзия картинасыннан башланачак. Фильм Казанда берничә бүләккә лаек булган һәм ике номаниациядә ("Кино сәнгатендә гуманизм" өчен Татарстан Президенты махсус , тулы метражлы фильмда иң яхшы ир-атлар роле өчен һәм "Фестиваль шигаренә туры килүе һәм гаилә кыйммәтләренә үзенчәлекле караш" өчен кино белгечләре һәм кино тәнкыйтьчеләре гильдиясенең махсус бүләгенә) җиңгән. Фильм "Чит телдә иң яхшы фильм" номинациясендә "Оскар" премиясенә тәкъдим ителгән. Фильм тормышны үзенчә кабул итүче аутист бала турында. Картина реаль вакыйгаларга нигезләнеп эшләнгән, режиссер озак вакыт аутист балалар тормышын күзәткән. Кино "Мир" кинотеатрында күрсәтелгәч фикер алышу булачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев