Татар матбугаты
Татарстан башкаласында IX Казан мөселман киемнәре фестивале уза
Бүген Татарстан башкаласында IX Казан мөселман киемнәре фестивале уза. Анда 12 дизайнерның эше белән танышырга мөмкин булачак. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә билгеле булды.
“Бүгенге көндә әлеге фестиваль - Россиядә бердәнбер. Ул шундый зур масштабларда үткәрелә, шуңа күрә аңа тиңнәр юк. Һәм мин курыкмыйча әйтә алам: Казан – мөселман киемнәре башкаласы.
Әлеге фестивальне инде тугызынчы тапкыр, яратып уздырабыз. Һәр хатын-кыз үзенең матурлыгы белән җир йөзен бизәргә тиеш. Шушы уй безгә эшчәнлекнең бу өлкәсе белән шөгыльләнә башларга этәргеч бирде. Әйтергә кирәк, инде уңышлар да юк түгел. Хәзер татар хатын-кызлары милли кием кияргә оялмый. Карагыз сез, хәзер кызлар никахка ничек әзерләнә! Элек бу көн алай ук тантаналы түгел иде. Хәзер исә кәләш үзе генә түгел, аның кыз туганнары, әнисе дә матур итеп киенә. Безнең максат – милли стильдәге киемне таныту ”, - диде РФ һәм ТР Мөслимәләр берлеге оешмасы җитәкчесе Наилә Җиһаншина.
- IX Халыкара мөселман киеме фестивале “Россия-Ислам дөньясы: “KazanSummit2018” халыкара икътисад саммиты кысаларында уза.
- Чараны оештыручылар: ТР Диния нәзарәте, ТР Инвестицияле үсеш агентлыгы, Россия мөслимәләр союзы, Россия мөселман дизайнерлары союзы.
Татар-информ
Фото: Султан Исхаков
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев