Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарның профессиональ музыкасы аз яңгырый" - Лима Кустабаева


Бүгенге көндә Сәйдәш кенә түгел, Сара Садыйкова һәм гомумән татарның профессиональ музыкасы аз яңгырый, дип белдерде “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына “Халык мәхәббәте лауреаты” музыка сәнгате бәйрәменең проект авторы  - Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең халык артисты, "Сәйдәш" мәдәният үзәге директоры Лима Кустабаева. С.Сәйдәшев һәйкәле янында “Халык мәхәббәте лауреаты” музыка сәнгате бәйрәме булып узган иде. “2005 елда С.Сәйдәшевкә һәйкәл ачу тантанасының режиссеры, сценарий авторы буларак катнашкан идем, - ди Лима Кустабаева. – Ун ел дәвамында биредә бернинди чаралар оештырылмады. Сәйдәш ялгыз калган кебек булды. Хәтерлисездер, Кызыл Байракта “Сәйдәш аланы”н гына уздыра идек. 2015 елда композиторның 115 еллыгын бәйрәм иттек. Шул вакытта Татарстан Мәдәният министрлыгына Сәйдәш һәйкәле янында аның иҗатына багышланган бәйрәм концерты оештырырга кирәк дигән идеямне җиткердем. Уңышлы гына уздырдык. Хәзер инде традициягә әверелде, ел саен һәйкәл янына җыйналабыз.  Бәйрәмдә Сәйдәш иҗаты гына түгел, ә башка татар классикларының әсәрләре дә яңгырый”. Музыка бәйрәме бөек композитор  Салих   Сәйдәшев  калдырган мираска булган  халык мәхәббәтен профессиональ музыка, хореография, әдәбият аша чагылдыруны күздә тотып оештырыла. Проектта “Казан нуры”,  “Фантазия” һ.б. оркестрлар, бию коллективлары, төрле хорлар катнашты. Шулай ук, күренекле җырчыларыбыз Рөстәм Маликов, Миңгол Галиев, Римма Ибраһимова, Рафаэль Сәхәбиев, Айдар Габдинов, консерватория, мәдәният институты студентлары һ.б. классик музыкага битараф булмаган кешеләргә композиторның әсәрләрен җиткерде. Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова әлеге фестивальнең кирәклегенә басым ясады. “Бөек шәхесләребезгә багышланган, татарлыгыбызны ача торган чараларга мин куанам. Шатланып, андый проектларда катнашам. Оркестрлар уйнаган чын музыканы тыңлау үзе генә дә ни тора? Шәхсән минем репертуарымда Салих абый Сәйдәшевнең бик күп әсәрләре бар. Гомерем буе мин аларны башкардым. Хәзер укытучы буларак студентларыма да өйрәтәм”. Римма Ибраһимова бәйрәмдә татар халкының “Туган җир” дигән әсәрен башкарды. Татарның җыр сәнгатен С. Сәйдәшевтән башка күз алдына китереп булмый. Спектакльләр өчен язган әсәрләре халыкта аеруча кызыксыну уята. Бүген дә аның музыкасын татар театрлары яңгыратып тора. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фуат Әбүбәкеров: “Сәйдәшнең моңнары һаман безнең күңелдә. Мондый бәйрәм оештырганы өчен Лима Кустабаевага зур рәхмәт. Шәхсән үзем 54 ел театрда эшләгән дәвердә, композиторның әсәрләре яңгыраган спектакльләрдә дирижерлык иттем, үзем дә уйнадым. “Казан сөлгесе”, “Зәңгәр шәл”, “Сүнгән йолдызлар” һ.б. Мин аны чын мәгънәсендә халык композиторы дип саныйм. Шунысы куанычлы, яшь талантларыбыз да үсеп килә: Эльмир Низамов белән эшләп киттек, театрга Эльмира Галимованы чакырдык. Театрга яңадан Радик Сәлимов кайтты. Шулай да Сәйдәш моңнары - Сәйдәшнеке булып калачак”. Исегезгә төшерәбез:  “Халык   мәхәббәте  лауреаты» бәйрәме быел өченче тапкыр оештырылды.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев