Татар матбугаты
"Татарлар үзләренең милли мәдәниятен саклап калган халык" - Егор Чернышов
“Татарлар үзләренең милли мәдәниятен саклап калган халык”, – дип белдерде Санкт-Петербургта яшәүче театраль режиссер Егор Чернышов “Татар-информ”га. Ул быел, Буа дәүләт драма театрының “Буа Талиясе” II театраль лабораториясендә катнашып, беренче тапкыр татар артистлары белән эшләп карады.
Егор Чернышов әледән-әле Россиянең төрле төбәкләренә йөреп тора, театрларда спектакльләр куя. Буа театраль лабораториясе кысаларында ул язучы Ркаил Зәйдулланың “Мишәр хикәяләре” циклыннан “Мылтык” хикәясен сәхнәләштерде.
Егорның исә Буага гына түгел, Татарстанга беренче тапкыр килүе икән. “Миңа татар театры белән эшләү кызыклы булды, ул башкалардан аерылып тора. Әйтик, Карелиядә яшәүче халыкның 10 процент тирәсе генә кареллар һәм аларның яртысы гына туган телен белә, бу халык телен, мәдәниятен югалтып бара. Татар халкы үзенең милли мәдәниятен саклап калган. Татар театрлары белән киләчәктә дә хезмәттәшлек итәргә телим”, – диде ул.
- Буа театры директоры һәм сәнгать җитәкчесеРаил Садриев “Татар-инфом”га әйткәнчә, “Мишәр хикәяләре” циклындагы дүрт әсәрне берләштереп, Егор Чернышовтан тулыканлы спектакль куйдырырга теләге бар.
Лилия Гаделшина, Татар-информ
Фото: Рамил Гали
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев