Татар матбугаты
"Татарлар үз заманында Евразиядә иң алдынгы җәмгыятьләрнең берсен коруга ирешкән" - Энхчимэг Цендмаа (әңгәмә)
Күптән түгел Казанда “Алтын Урда тарихы һәм татар ханлыклары” дигән V халыкара гыйльми җыелыш уздырылды. Анда Монголия Фәннәр академиясенең иҗтимагый фәннәр бүлеге гыйльми секретаре Энхчимэг Цендмаа да чыгыш ясады. Тарихчы галимә белән корган әңгәмә укучыларыбыз өчен кызыклы булыр дип уйлыйбыз.
– Сез безне, татарларны кардәшләрегез дип саныйсызмы? Гомумән, монголларның татарларга мөнәсәбәте ничек?
– Татарстан Республикасы биләмәләре заманында Алтын Урданың үзәге булган дип исәпли монгол тарихчылары. Шуңа күрә Алтын Урданы өйрәнүдә Татарстан галимнәренең әйдәп баруы бер дә гаҗәп түгел. Татарлар үз заманында Евразиядә иң алдынгы җәмгыятьләрнең берсен коруга ирешкән. Сер түгел, монгол бабаларыбыз сан ягыннан әллә ни ишле булмаган. Мәмләкәтнең төп халкы – әлбәттә, җирле халык. Аз санлы булгач, алар төп халыктан аерым яши алмый. Шуңа күрә монголлар әкренләп татарлар арасында үзенчәлеген югалта барган. Шуның өстенә монгол империясен тәшкил иткән өч олыста да ислам дине кабул иткәннәр. Шул рәвешле төркиләшә, исламлаша барганнар. Ә менә Юань империясендә булган монголлар саклаган, милли үзенчәлекләрен җуймаган. 1368 елны, кытай җирендә хакимлеген югалтканнан соң, тарихи ватаннарына, хәзерге биләмәләренә әйләнеп кайтканнар. Соңгы бөек хан Тоган Тимур яраннары, яугирләре белән ватаныбызга кайтып урнашкан.
– Хәзерге дөнья сәясәтендә Монголиянең үз йөзе бармы? Бөек күршеләре Кытай, Казахстан, Россия арасында үзенчәлегеңне саклау кыенмы? Тора-бара күршеләренең колониясенә әйләнү куркынычы юкмы?
– XIII-XIV гасырларда монгол иленең төп җирләре булган Монголия бүгенгәчә бәйсезлеген саклап килде. Бигрәк тә 1911 елны, Манчжур-Цин империясе җимерелгәннән соң, цинлеләргә бәйлелектән котылды. Шуннан соң ике бөек дәүләт, төньяктагы – Россия империясе, көньяктагы Кытай дәүләте арасында тыныч кына яшәп килде. Совет заманында Монголия чак кына СССРның уналтынчы республикасы булмый калды. Берзаман кытайлар белән мөнәсәбәтләр катлауланып киткән иде. Инде хәзер, үзгәртеп кору җилләре искәннән соң, Кытай Халык Республикасы белән дә, Россия белән дә яхшы гына багланышлар урнашты. Нишлисең, катлаулы заманда яшибез, глобальләштерү җилләре безне дә әйләнеп уза алмый. Икътисадый законнар бар: чит илләрдән алдынгы технологияләр алмыйча, үзләштермичә берәү дә яши алмый. Әле шунысы да бар: XXI гасырны Кытай гасыры диләр. Шунлыктан кытай тауарларының, кытай технологияләренең Монголиягә бик нык үтеп керүе гаҗәп түгел. Әлбәттә, икътисадый бәйсезлегеңне саклап калу бик кыен. Без ничек тә бирешмәскә тырышабыз.
– Сез урысча бик яхшы беләсез икән...
– Мин бит Мәскәү дәүләт университетының тарих факультетында укыдым. Кандидатлык диссертациясен дә Россиядә якладым. Менә мондый конференцияләрдә катнашып торганга, урыс теле онытылмый.
– Конференция көннәрендә галимнәрне Болгарга алып барачаклар.
– Моңарчы Казанны ишетеп кенә белә идем. Инде күреп сөендем. Болгарны да бик күрәсем килә. Анда бит Бату ханның сарае булган. Шуннан торып ул бөек мәмләкәт белән идарә иткән. Бату хан йөргән җирләрне күреп-гизеп йөрү бәхетенә дә ирешәчәкмен, шәт.
Рәшит Минһаҗ
Чыганак: http://www.vatantat.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев