Татар матбугаты
"Татарлар куәтле, нык халыкларның берсе" - Александр Проханов
Изборск клубы татар хыялы нәрсә икәнен аңлау бурычын куя алыр иде. Изборск клубы рәисе, язучы, җәмәгать-сәясәт эшлеклесе, “Завтра” газетасы редакторы Александр Проханов шулай дип белдерде. Татарстанның Дәүләт Советында “Евразия идеологиясе һәм заманча ритмнары” темасына түгәрәк өстәл утырышы узды. Аның эшендә республика парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
“Без дәүләтебез идеологиясен ныгытуда кызыксынган кешеләр ядрәсе буларак пәйда булдык. Без дәүләтебез хәрәкәтенең идеологик нигезен булдырырга телибез, чөнки идеология булмаса, дәүләт тә юк дигән сүз. Россия – идеология иле, олы бер идея. Бүген Россия – кабиләләр, вак халыкларның, аларның холык-фигыльләренең кушылмасы”, – дип белдерде Александр Проханов.
Клуб рәисе Идел буе цивилизациясенең бүгенге Россиянең зур хәзинәсе булуын билгеләп үтте. “Идел елгасы буенда күп төрле халыклар җыела. Шул рәвешле, төрле милләтләр муенсасы барлыкка килә. Идел буе цивилизациясендә татарлар, Татарстан зур урынны алып тора. Татарларның язмышы бөек, аларның үз мистик серләре бар. Алар – куәтле, нык халыкларның берсе. Мәскәү тарафыннан кырыс җәберләнгән була торып та, алар тиз арада дәүләтнең терәгенә әверелә, алар дәүләтне тәшкил итүче халыкка әйләнә. Бүген татарлар күпсанлы күренешләрнең этник нигезен тәшкил итә. Татарстан цивилизациясе татар халкы, татар үзаңы үзенчәлекләренә нигезләнә”, – дип ассызыклады Александр Проханов.
“Һәр бөек халыкның киләчәк образы, үз хыялы бар. Татар дөньясы, татар хыялы бик кызыклы һәм серле. Изборск клубы татар хыялы нәрсә икәнен аңлау бурычын куя алыр иде. Рус, татар, чуваш һәм башка халыклар хыялларын берләштерү Россия хыялын тудыра”, – ди ул.
Александр Проханов фикеренчә, Идел буе цивилизациясендә татарларның үзенә күрә бер миссиясе бар.
“Аның беркайчан аталганы юк иде. Татар философы, йә тарихчысының бу хакта әйткәнен хәтерләмим. Идел суы белән туендырылган бу оештыручы көч Иделдә яшәүче барлык халыкларны берләштерә. Татарлар бу суда, башка халыкларга караганда да көчлерәк чагылыш табадыр әле, бәлки. Клуб эше оешып китсә, нигә әле безгә Костромадан Әстерханга кадәр Идел буйлап пароходта йөзү сәяхәте оештырмаска? Әгәр барлык шәһәрләр буенча йөрсәк, Изборск клубы әгъзалары үз эзләнүләре, Костромада, Түбән Новгород, Самара, Казанда үз хыялын ничек тапканын сөйли алыр иде”, – дип саный клуб рәисе.
“Изборск клубы рус, татар, Россия хыялын формалаштыру белән шөгыльләнергә тиеш. Бу эш гармонияне аңлау өчен мөһим. Бу барлык хыяллар ахыр чиктә держава идеясе асылын тәшкил итә. Бу эшкә философларны, дин әһелләрен, антропологларны, тарихчыларны, шагыйрьләрне, рәссамнарны, сәясәтче, икътисадчыларны җәлеп итәргә кирәк. Изборск клубы татар хыялын формалаштырыр дип уйлыйм”, - дип төгәлләде чыгышын Александр Проханов. Белешмә өчен: Изборск клубы – Россиянең тышкы һәм эчке сәясәтен өйрәнүдә махсуслашкан, танылган экспертлар берләшмәсе. Ул 2012 елның сентябрендә Изборск шәһәренең (Псков өлкәсе) 1150 еллыгын бәйрәм иткәндә оеша.Татар информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев