Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар уңышка ирешә икән, аны бөтен кеше белергә тиеш – Америкага күченеп киткән татар журналисты Ленар Мөхәммәдиев шул фикердә

Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгына биргән интервьюсында белдерде. “Татарда ак көнчелек дигән әйбер бар. Күрше машина алды да, аны тотып яндыру теләген тудыра торган көнчелек түгел, ә тагы да яхшыракка ирешүгә этәргеч бирә торган көнчелек. Мәсәлән, күрше ике катлы йорт сала икән, мин өч катлыны төзим. Күрше агач йорт салды, мин кызыл кирпечтән төзим. Күрше “Калина” алды, мин “Приора” алам... Татар халкында менә шундый күршеңнән яхшыракка омтылу дигән сыйфат бар”, – дип белдерде Ленар Мөхәммәдиев. Әңгәмәдәш татар халкының үз-үзенә дә, кешегә дә гел исбатлап килү сыйфаты хас дип саный. Аның фикеренчә, тарихка күз салсак та, татарларның гел урыслар арасында яшәп, үзен азчылык итеп хис иткәннәре билгеле. “Урыслар яки башка милләт вәкилләре арасында үзләрен ким-хур итеп тоймас өчен, татарлар гел үзләренең уңышлы икәнен исбат итеп яшәгәннәр. Әгәр татар ниндидер уңышка ирешкән икән, аны бөтен авыл белергә тиеш булган. Татар түрә булса, чабатаны түргә элә диләр бит. Аның, әлбәттә, яхшы киеме, телефоны, машинасы булырга тиеш. Кеше белеп торсын, янәсе – бу татар төшеп калган кеше түгел, бу аякка баскан, уңышка ирешкән кеше”, – ди Ленар Мөхәммәдиев.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев