Татар матбугаты
Татар телендә имтихан тапшыру өчен белешмәлекләр дөнья күрәчәк
Быел “Гыйлем” проекты тарих һәм җәмгыять белеме дәресләренән татар телендә имтихан тапшыру өчен белешмәлекләр чыгарачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Гыйлем” проектының авторы Айдар Шәйхин хәбәр итте.
“Быел без төп дәүләт имтиханнарына әзерлек өчен белешмәлекләр чыгарырга уйлыйбыз. Рус телендә алар бик күп, ә менә татар телендә юк диярлек. Беренче чиратта бу тарих һәм җәмгыять белеме фәннәреннән белешмәлекләр булачак. Моны тәрҗемә түгел, ә авторлык эше дип карарга кирәк. Үзем дә, олимпиадалар җиңүчесе буларак, бу эштә катнаша алам. Без бу эшне эшли алабыз”, – дип сөйләде Айдар Шәйхин.
“Без, тәрҗемә материалларны һәм дәреслекләрне исәпкә алып, төгәл белешмәлек чыгарырга хыялланабыз. Бу тәкъдим белән мәгариф министрлыгына чыгарга телибез. Белешмәләклерне бастырып, мәктәпләргә таратып булыр иде. Бу укучыларга да, укытучыларга да бик файдалы булачак”, – диде ул.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы төп дәүләт имтиханын татар телендә тапшыру буенча милли мәгариф рейтингын төзегән иде. Хәтта алдынгы саналган районнарда да күрсәткечләр 12 проценттан башлана. Димәк, татар телендә имтихан тапшырырга теләүчеләр юк дәрәҗәсендә. Районнарның яртысында диярлек татар телендә имтихан бирүче гомумән юк.

Татар информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев