Татар матбугаты
Татар телен өйрәнергә туры киләчәк!
Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белдергәнчә, аннан баш тартырга чакыру законга каршы килә. Ләкин моңа карап кына татар телен укыту мәсьәләсе тирәсендәге бәхәс тынмас кебек. Хәзер укытучылар һәм әти-әниләр ноябрь аенда билгеле булачак тикшерү нәтиҗәләрен көтә. Каршылык зурга китте: кызып китеп балаларны онытмагайлары!
Татар телен укыту мәсьәләсе тирәсендәге бәхәс күптән бара. Берара ул тынып торды, ә менә 20 июльдә Йошкар-Олада узган Милләтара мөнәсәбәтләр буенча Россия Президенты каршындагы совет утырышыннан соң янә калкып чыкты. Әлеге җыелыштан соң Владимир Путин Прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә рус булмаган халыкларның телләре ни дәрәҗәдә ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә биргән. Социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру да җитә дигән сүзләр таралды. Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында бирелгән аңлатмадан күренгәнчә, РФ Конституциясе илнең составына кергән республикаларга дәүләт телләрен билгеләргә хокук бирә. Татарстанның Конституциясе һәм “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр” турындагы законында дәүләт телләре булып, рус теле белән беррәттән, татар теле дә билгеләнгән. Министрлык татар теленә өйрәтү алымнарын камилләштерүне дәвам итә. Ә татар телен өйрәнүдән баш тартырга чакыру законга каршы килә.
Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов татар һәм рус телләрен укыту турындагы бәхәсне куертмаска киңәш итә. “Бу этапны тыныч кына уздырырга кирәк. Проблеманы сәясиләштерергә теләгән кешеләр һәрвакыт булачак. Әлеге мәсьәләне норматив документларга таянып хәл итәсебез килә. Аңлатманы да законга нигезләнеп бирәбез. Калганы – имеш-мимешләр, уйлап-табулар, теләкләр”, – ди урынбасар. Әмма бәхәс купты инде. Бер яктан, татар теленә каршы чыгучылар коткы тарата. Икенче яктан, Тукай телен яклаучылар эшкә тотынды. Социаль челтәрләрдә махсус төркемнәр оешты. Бөтендөнья татар яшьләре форумы исә рус телле ата-аналарга мөрәҗәгать кабул итте. “Иң куркынычы – каршы тору балалар арасына күчерелә. Мәктәпләргә, татарча укыган классларга һәм татар теле кирәкми дип санаучыларга аеру ул – Татарстандагы бердәм җәмгыять һәм халыклар дуслыгыннан читкә адым дигән сүз”, – диелә мөрәҗәгатьтә.
“Укыту алымнарын үзгәртергә кирәк”
Татарстан халыклары ассамблеясы советы рәисе урынбасары Майя Хухунашвили әйтүенчә, татар теле нигә кирәк, дигән сорау бөтенләй чыгарга тиеш түгел. “Әгәр син Татарстанда яшисең икән, аны белмичә ярамый. Бу Россиядә яшәп, рус телен өйрәнмәгән кебек була бит. Ә менә аны ничек укытырга дигән сорауга җавап эзләргә кирәк. Әгәр рус телле балалар мәктәптә унбер ел буе татар телен укып та сөйләшә алмыйлар икән, әлбәттә, әти-әни канәгать булмаячак. Әгәр балалар аралаша алса, алар каршы булмас иде, минемчә. Татар теле төрки телләрне өйрәнүгә ачкыч булып тора. Чит телләрнең нигезен ярты ел эчендә өйрәнәләр бит. Укыту алымнарын үзгәртергә кирәк”, – ди Майя Хухунашвили. Узган ел Чистай шәһәрендә белем алган Никита Доброхотов ике фәннән БДИдан йөз балл туплаган иде. Бүген ул Мәскәүдә белем ала. “Теге яки бу фәнне мәҗбүри укытуны хупламыйм. Ничек укытырга дигән сорауга җавап бирә алмыйм, чөнки мин – математик. Татарчаны нинди максат белән укытырга телиләр? Кагыйдәләрне, тарихны белер өченме, әллә аралашырга өйрәтер өченме? Соңгысы бүген республикада бик еш күтәрелә. Мин үзем татарчаны белмим, аерым сүзләрне, тыныш билгеләре һәм тел төзелеше кагыйдәләрен генә бераз чамалыйм. Үзем кирәксенмәдем, шуңа күрә теләк тә булмады. Начар укыттылар дип әйтә алмыйм. Мәктәптә 11 ел буе математика укып та, соңыннан репетитор яллыйлар. Барысы да укучының теләгеннән тора”, – ди Никита.Юргансыз калмагаек
2014 елда Япония егете Юто Хишияма халыкара татар теле олимпиадасында җиңеп, КФУда магистратурада уку хокукын алган иде. Хәзер ул аны тәмамлап, Токиода аспирантурада укый. Татарлар язмышын ул социаль челтәрләрдән күзәтеп бара. Шуңа күрә татар теле нигә кирәк дип шаулашуга исе киткән. “Рус теле уңайлырак. Татар теле нигә кирәк?” дип әйтү – хастаханәдә яткан үз әниеңә: “Үги әни исән һәм бай. Ул миңа бик күп мөмкинлек бирә. Син инде миңа кирәкмисең”, – дип әйтүгә тиң. Ана телең авырый. Аны яратмаучылар юрганын тартып алырга җыена. Син берни эшләмичә, шуны карап торасыңмы?” – дип язган япон егете социаль челтәрдә. “Татарстанда яшәгән башка милләт халыклары да аны өйрәнергә тиеш. Ләкин, дәресләр саны бик күп, диләр. Минемчә, татар булмаганнарга атнага 1-2 дәрес тә җитәр”, – дип җавап бирде безгә Юто. Быел халыкара татар теле олимпиадасында Гран-прига ия булган япон кызы Накамура Мидзуки Тукай телен әбисе татар булган өчен өйрәнгән. Әбисе бакыйлыкка күчкәндә кызга нибары 4 яшь кенә була. “Ун яшьләр тирәсендә тәнемдә татар каны агуын белгәч, татарлар белән кызыксына башладым. Татар теле, татар дөньясы минем өчен серле дөнья иде. Япониядә япон телендә язылган татар теле китабын да, хәтта сүзлеген дә табып булмады, хәтта хәзер дә табып булмый. Менә шундый серле дөньяны танысам, тормышым кызыклы булыр иде дип уйладым”, – ди ул.Күршеләр дә, туганнар да аякка баса...
Татар теленең абруе төшүнең, ата-аналарның ризасызлыгы артуның сәбәбе кайда: укытучылардамы, әллә дәреслекләрдәме? – Әти-әниләрне дәреслекләр дә, укыту алымнары да кызыксындырмый. Алар, нигездә, татар телен укытуга түгел, аның балалар өчен авыр һәм нәтиҗәсез булуына каршы. Татар теленнән өй эшен әзерләү күршеләрне, туганнарны, таныш-белешләрне аякка бастыра, берләштерә торган процесска әйләнде. Шуңа күрә әти-әниләрнең балаларны яклап күтәрелүенә аптырыйсы юк. Әгәр баласы мәктәптән күзләре янып кайтса, ашыга-ашыга дәрес турында, үзенең уңышлары турында сөйләсә, ата-анага баланың нинди тел өйрәнүе мөһим түгел, – дип фикер йөртә “Татарча да яхшы бел!” укыту-методик комплекты авторы, укытучы-методист Рузалия Нигъмәтуллина. – Хаталарны төзәтергә, уңышларны ныгытырга вакыт җитәрлек булды югыйсә. Укытуның нәтиҗәсезлеген дәреслекләргә, аларның авторларына кайтарып калдыру гадәткә әйләнде. Бер дәреслекне икенчесе белән алыштыруны нота белмәгән кешенең берсеннән-берсе кыйммәтле уен коралында көй чыгара алмавы белән чагыштырырга була. Әлбәттә, дәреслекләрнең роле зур, ләкин хәлиткеч түгел. Гади мәктәпләрдә, лицей-гимназияләрдә укучы балаларның сәләте, теләге, мөмкинлеге бертөрле түгел, һәр мәктәп өчен аерым дәреслекләр язып булмый. Шул сәбәпле дәреслекләрдә андагы материалны минимум үзләштерә алырлык укучыдан алып телне максимум үзләштерүгә сәләтле бала өчен материал бирелергә тиеш. Дәреслек кенә түгел, укытучыларның осталыгын арттырырга кирәк. Үткән уку елында республикада рус төркемнәрендә эшләүче 100 укытучыны Мещерякова системасына өйрәтү Мәгариф министрлыгының моны яхшы аңлавын күрсәтте. Быелгы уку елы башында Чаллы шәһәренең гади мәктәпләренең генә түгел, абруйлы лицей-гимназияләр ата-аналарының: “Безнең балаларны да шул система белән укытыгыз”, – дип таләп итүләре эш юнәлешенең дөреслеген күрсәтте. Чаллы укытучысы Марина Аюкина Рузалия Нигъмәтуллинаның укучысы булып чыкты. “Без Чаллыга 6 нчы сыйныфта укыганда Ерак Көнчыгыштан, Амур өлкәсеннән күченеп килдек. Татарстаннан ерак яшәгәч, татарча бер авыз сүз белмәү генә түгел, татар телен ишеткәнем дә юк иде. Мин укытучыма, татар теленә гашыйк булып, Казан педагогика институтының татар филологиясе бүлегенә укырга кердем. Инде алты ел рус телле балаларга татар телен укытам. 1 нче классларда дәресләрне уен формасында Валерия Мещерякова системасы буенча укытам. Укучыларым татар теле дәресләрен бик ярата. Әти-әниләр дә кызыксыналар, дәресләргә еш киләләр. Ел ахырында укучыларым татарча сөйләшә башлый”, – ди рус телле балаларга татар теле өйрәтүче Марина.“Математика ошамаса, нишләргә?”
Үзебезнең татар арасында да балаларын татарча укытуга каршы килүчеләр бар. Авылда укып, кеше була алмадык, дип әйтү гадәти хәлгә әверелде. Янәсе, балаларын әнә шул хәлдән коткаралар. – Гомумән, мин андый әти-әниләрне аңламыйм. Алар балаларына уңайлы булсын дип тырыша. Кеше исәбенә җиңелрәк яшәү психологиясе бу! Россиядә, Татарстанда туган телне укытуны сайлау хокукы юк. Мәҗбүри урта белем бирү дигән нәрсә бар. Әгәр әти-әниләр балаларын мәктәпкә җибәрмәсә, аларны штраф, җәза көтә. Татар телен дә, инглиз телен дә уку мәҗбүри. Әйе, укыту телен, факультатив дәресләрне сайларга була. Ләкин сәгатьләр санын сайлый алмыйлар. Бәлкем, кемгәдер математика, астрономия ошамыйдыр, кемгәдер – химия яки физика? Әмма фәннәрне сайлау хокукы бирелмәгән. Әйтик, Сингапурда бала туган телдән имтихан бирми икән, ул 7 нче сыйныфка күчми. Безгә дә туган телдән имтихан кертү өчен көрәш алып барырга кирәк, – ди Тарих институтының милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Марат Лотфуллин.Сәрия Мифтахова, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев