Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар телен кытайлар да өй­рәнә башлаган дип шатланабыз, тик..." (Нә­фисә Исмәгыйлова белән әңгәмә)

Ни өчен татар театры русча тамаша куярга мәҗбүр? Ә бит милли театрның әһәмияте турында соңгы чыгышларының берсендә күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин да әйтеп калдырган иде. Яшьләр исә, бүген татар театрларының күбесе үлем хәлендә, дип белдерә. Ни өчен шулай икәнен белешергә булдык. Яшьләрнең театрда урын тапканнары репертуар сайларга хокуклары булмавы турында сөй­лә­де. Укып бетергәннәре үзлә­ре­нә эш урыны булмавы турында бәян итте. Безнең белән аралашкан режиссерлар үз урыннарын югалтудан куркып, соңыннан исемнәрен күрсәтмәүне үтенде. Эшсезләре эш табуга өмет итеп үз сүзлә­рен­нән баш тартты. Чирен яшергән – үлгән. Бу гыйбарә бе­лән соңгы вакытта “Калеб” яшь буын иҗат­чылар төркеме белән проблемалы спектакльләр әзер­ләгән Нә­фисә Исмәгыйлова килеште һәм әңгәмәгә риза булды. – “Сәрләүхәсез” – кискен бә­хәс уяткан спектакль булды. Ни өчен нәкъ менә шушы темага алынырга булдың? – Апрель аенда Казанның Химиклар сараенда һәм Г.Камал театрында “Сәрләүхәсез” дигән документаль спектакль күрсәттек. Ул татар теленә багышланган иде. Туган телебез яшьләр арасында ни дәрәҗәдә кулланыла, кирәкме ул аларга, киләчәктә балаларына өйрәтәчәкләрме – без Казанда яшәү­че 20 яшьтән 40 яшькә ка­дәрге кешеләрдән әнә шул сорауларга җаваплар алдык. Шушы җаваплар нигезендә спектакль туды. Кызганыч, әлеге җаваплар күпләрнең күңеленә хуш килерлек булмады. Ни өчен нәкъ менә әлеге темага алындыммы? Моннан берничә ел элек яшь драматургларны үстерүгә багышланган театраль форумда режиссер Фә­рит абый Бикчәнтә­ев, драматург үзе өчен язарга, режиссер үзе өчен куярга тиеш дигән иде. Чөнки без халыкка нәрсә кирәк икәнен белмәскә дә мөмкинбез, ә менә үзебезне нәрсә борчыганын ачык аңлый­быз. Мине татар те­ленең юкка чыгуы борчый. Театр дөньясына аяк басуыма 20 ел тулды һәм мин нинди зур чигенеш ясавыбызны үз күзләрем белән күрдем. Түбән Кама, Әлмәт, Чаллы театрлары балаларга русча әки­ятләрне елдан-ел күбрәк куя. Бу артистлар өчен дә, режиссер өчен дә рәхәт әйбер түгел. Әмма өстән төше­релгән планны үтәр өчен театрлар шушы адымга бара. Бездә мәдәният план үтәүгә кайтып калды. Татар мәдәниятен үсте­рергә тиешле театрлар асыл бурычларыннан читкә тайпыла башлады. Миңа калса, без татар балалары өчен иң матур, иң заманча татарча әкиятләр әзерләр­гә тиеш. Кызганыч, мин үзем дә русча әкиятләр куйдым. Театрда эшләгәч, эштән баш тарта алмый­сың, ихтыяри-мәҗбүри эшлисең. Әле егерме ел элек без татарча спектакльләр уйный идек. Хәзер исә татар балалары да татарча тамашаны аңламый. Безнең нинди чиккә барып җитүебезне ми­ңа әле һаман да җәмәгатьчелек тә, тел сагында торучы галимнәр, мә­дәният әһелләре дә аңламый кебек тоела. Спектакль­дән соң да, алай ук түгел бит хәлебез, проблеманы уйлап чыгаргансыз, дип әйтүчеләр булды. Без берни дә уйлап чыгармадык, күперт­мәдек. Чын кешеләр бе­лән аралаштык бит. Бүген мин кайбер мәк­тәпләрдә театр түгә­рәкләре оештырып җибәрдем һәм хә­ле­без спектакльдә күрсәт­кәннән аянычрак дип кистереп әйтә алам. Мәгариф милләт буларак юкка чыгуыбызга зур өлеш кертте. Нә­тиҗәдә татар телен эштә кулланып булмый, балаларга да югары уку йортына керү өчен аның кирәге юк. – Ә бит телебез бетү турында күп сөйләшәбез кебек? – Миңа калса, бу проблема беркемне дә борчымый кебек. Кемдер, мөгаен үзенең татарлыгыннан кимсенәдер, шуңа күрә баласының русча сөйләшүенә исе китмидер. Түрәләргә дә артык проблемалар кирәкми. Татар теле бүген татар журналистларына, татар теле укытучыларына кирәк. Шул ук вакытта бу һөнәр иялә­ре­нең балалары да руслашып килә. Бу хәлгә битараф булмаганнар моны аңлый һәм тәкъдимнәрен дә әйтә. Журналист Римзил Вәли­ев, мәсәлән, спектакльне караганнан соң, татар теленең әһәмиятен арттыру өчен түрәләрне вазыйфага бил­ге­ләгәндә татар телен белүне мәҗбүри итеп куярга кирәк, дип язды. Чыннан да, татар телен өй­рәнү беркемне дә кимчелекле итми бит. Киресенчә, бер­ничә тел белү кешене баета, өс­тен­лекле итә. Ул татар теле дәрес­лекләренең кызыксыз, тел өйрә­тү методикасының искергән булуын да ассызыклый. Безнең рес­пондентлар да нәкъ шушы проб­лемаларны билгеләп үткән иде. – “Сәрләүхәсез” – документаль спектакль. Халыкны мондый жанр белән җәлеп итеп буламы? Аның киләчәге бармы? – Спектакльләрдән соң тамашачы белән фикер алышу булды. Баксаң, документаль жанр гади тамашачы өчен генә түгел, журналистлар өчен дә яңалык булган икән. Мин беренче тапкыр документаль спектакльне Әлмәт театрында куйган идем. Татар хатын-кызының күргәннәре турындагы бу әсәр “Язылмаган язмышлар” дип аталды һәм күп кенә фести­вальләрдә билгеләп үтелде. Моннан тыш документаль жанрга Нияз Игъламов, Туфан Имаметдинов та мөрәҗәгать итте. Әлеге спек­такльләр җәм­гыятьтәге иң авырткан җирләргә кагылганга, беркемне дә битараф калдырмады, бәхәс уятты. Дөрес, бу жанр бездә әле аз кулланыла, әмма ул – халык белән аңлашуда яңа алым. Бәлки яңа бер театраль форма табуга этәр­геч булыр. Чит илләрдә, Россия театрларында мондый форма бар, анда вербатим әсәрләре киң кулланыла. Халыкка, миңа калса, бүген менә шушындый ачыктан-ачык сөйләшү кирәк. Ахыр чиктә, театрлар төрле булырга тиеш. Бертөрлелек ялыктыра, тамашачыны биздерә. Бүген бездә бер­төрлелек күзәтелә. – Ни өчен без үз агымыбызда барабыз, хәлебезне үзгәр­тергә тырышмыйбыз? – Суны акрынлап кайнатканда, тән үзенең пешкәнен сизми. Без дә үзебезнең пешкәнне, юкка чыга баруыбызны сизмибез кебек. Һәрберебез үз даирәсендә кайный һәм теге якта ниләр барын күрми, кызыксынмый да. Мин дә берзаман бездә бар да яхшы дигән мәгълүмат кырына килеп эләктем. Сабантуйлар үт­кә­рә­без, татар телен кытайлар да өй­рәнә башлаган дип шатланабыз. Мәктәптә исә бөтенләй икен­че дөнья. Мин үсмерләр клубында да эшлим, анда урыслашкан татар балалары йөри. Аларга татарча спектакльләр кызык түгел, татарча шигырьләр ятлыйсылары килми. Татарчаны ихтыяри-мәҗбүри өйрәтергә туры килә. Шунысы кызык: телә­мичә тотыналар, соңын­нан үз­ләренә дә татарча аралашу ошый башлый. – Театр дөньясында исемең билгеле, әмма театрда эшлә­мисең. Бүген күп кенә талантлы режиссерлар ирекле рәс­сам хәлендә. Бу нилектән шулай? Ирекле сәхнә дип сөй­ләнәбез, чынлыкта иҗат ке­ше­ләренә ирекле сәхнә бармы? – Тормышымда һөнәремне өчен­че тапкыр алмаштырам. Бу бик авыр, чөнки һәрберсендә тормышны яңабаштан корырга туры килә. Мин укытучы булып эшләдем, аннары Әлмәт театрына актер булып кайттым, соңын­нан режиссурага укыдым. Бу өлкә кешесе буларак, яшь режиссерлар хәленең мактанырлык түгеллеген үз мисалымда дәлилли алам. Заманында татар режиссурасын үс­терү максатында “Һөнәр” фестивале оештырылды. Аңа нигез салган Фәрит Бикчәнтәев – миңа калса, заманнан алда баручы шәхес­ләре­безнең берсе. “Һөнәр”нең бе­ренчесендә үк биш-алты режиссер мәйданга чыкты һәм үз­лә­ренең көчле һәм әзерлекле икә­нен тәүге бу проект театр­ларның ваемсызлыгына килеп төр­телде. Яшь режиссерларны үстерергә теләүчеләр санаулы гына. Иҗат кешесенә исә үсәр өчен эш кыры кирәк. Без 12 театрыбыз бар дип горурланабыз. Ләкин аларның берничәсе генә яшь режиссерга эшләргә мөм­кин­лек бирә. Укып бетереп хыялын башка һөнәргә алмаштырмаган режиссерлар ни чарадан бичара көч-хәл белән елына бер спектакль чыгара, калган вакытта эшсез, хәерче хәлендә көн күрә. Ә бит һәр театрда баш режиссердан кала, чираттагы режиссер дигән эш урыны билге­ләнгән. Камал һәм Тинчурин театрларын исәпкә алмаганда, башкаларында бер генә режиссер утыра. Нигә бүген эш урыннары була торып та, ни­чә­мә-ничә режиссер каңгы­рап йөри һәм алар рәте елдан-ел тулылана бара? Бу нилектән шулай килеп чыга? Министрлык бу хәлне белмиме, белмәмешкә салышамы – мин аңламыйм. Әллә директорлар театрларны шәхси оешмалары итеп кабул итәме? Проблеманы уртага салып сөй­лә­шергә кирәк, чөнки чирен яшер­­гән – үлгән. – Үле дигәндә театр күз уңында тотыламы? – Танылган режиссер Питер Брук театрны үле һәм терегә бүлә. Ә бит безнең күпчелек театр­лар үлем хәлендә. Алар наф­талин исе аңкып торган музейга әве­релеп бара. Әллә аларга халык чират торып билет аламы? Юк, әлбәттә. Шуңа да карамастан, бу театрлар яшьләргә юл бирми, аларны үзләренә кертмәс өчен ясалма киртәләр тудыра. Питер Брук, яшь­ләр­гә эшләргә ирек бирмиләр, кабул итмиләр дип аптырама, эшлә, ди. Ә яңалыктан курыккан театрлар үзенчәлеген югалтып, үзеннән-үзе мәдәни тормыштан төшеп кала, дип билгели. Чыннан да, бүген күпчелек театрлар шушы халәтне кичерә. Брук үзе яшьләр төркемен туплап эшен башлап җибәрә. Бу җәһәттән бездә сәләтлеләргә мәйдан бирү­че “Калеб” бар. Биш ел эшләгән бу төркем үзе дә ярдәмгә мохтаҗ, юкса ул да таралырга мөмкин. Бу мәсьәләгә Мәдәният министрлыгы, иҗади берлекләр игътибар итсен иде. Яшьләргә игътибар сорау түгел бу, мәдәнияткә игътибар сорау. Спортны да үстер­сен­нәр, мәдәният тә үгисетел­мәсен иде. Дөрес, соңгы вакытта эстрадага игътибар итә башладылар. Ә ни өчен югары сәнгать читтә кала? Югары сәнгать ул – әле опера театры гына түгел. Яшьләрнең теләге сүрел­гәнне көтмик, дөрләп торганда эшләү мөмкинлеге бирсәк иде. Бездә исә яшьләргә мөмкинлек бирүдән бигрәк, ешрак тәнкыйть утына тотыла. Яшь режиссер Әминә Миндиярова шагыйрьләр белән спектакль куйгач, аңа ничек кенә ябырылмадылар. Шул ук вакытта без­дә тузанланып беткән, катып калган театрлар да бар. Аларга ябырылырга әллә кур­калар, әллә конструктив тән­кыйтьләрлек кеше­лә­ребез юк. Юкса анда спек­такль­ләр күпкә начаррак куела. Заманында Шамил Зиннурович татар театрын үстерүдә нинди генә алымнар уйлап тапмады. Яңа татар пьесасы бәйгесен гамәлгә куйды. Хәзер бу бәйге матди яктан чик­ләнде дип ике елга бер генә үткәрелә башлады. Ярар, әйдәгез акча юк дип аны ун елга бер генә үткәрик. Ул чакта татар театрлары калырмы, татар дигән халык булырмы – бәхәсле. Без ниш­ләп­тер киләчәк өчен дигәндә акча саный башлыйбыз. – Питер Брук төркем туп­лап эшен башлап җибәргән дидең. Ә үзең ничек иҗат итәсең? – “Калеб” ярдәме белән тагын ике спектакль әзерли башладык. Аның берсе шигъри спектакль булса, икенчесе – социаль проект. Моннан тыш та эшләр бар. Мин авырлыклардан курыкмыйм, чирне яшереп, артка чиге­нергә дә исәп юк.
Гөлинә Гыймадова, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев