Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Студентлар арасында татар теле һәм әдәбияты укытучыcы булырга теләк белдерүчеләр саны арткан

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына быелгы кабул итү кампаниясендә 750 студент тупланган. Әмма бу әле төгәл саннар түгел. Бүгенге көндә чит ил студентларын кабул итү төгәлләнмәгән. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты җитәкчесенең уку-укыту эшләре буенча урынбасары Рамил Мирзаһитов сүзләренчә, гомуми саннар былтыргы дәрәҗәдә булыр – 900 студент тупланыр дигән өмет бар. Институтка кабул итү нәтиҗәләре турында ул “Татар-информ”да уздырылган матбугат конференциясендә сөйләде. Быел барлыгы Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына көндезге бүлеккә - 232, читтән торып уку бүлегенә 128 бюджет урыны бүлеп бирелгән булган. Бу урыннар тулысынча ябылган, калган студентлар түләүле нигездә кабул ителгән. “Конкурслар төрле юнәлешләрдә төрлечә. 1 урынга 30ар, 40ар кеше дәгъва иткән белгечлекләр булды. Рус һәм чит ил филологиясе Югары мәктәбенең “Педагогик белем бирү, инглиз теле һәм икенче чит тел” дигән юнәлешкә 1 урынга 48 гариза керде, шушы ук мәктәпнең “Филология, чит ил филологиясе, инглиз теле һәм испан телләре” дигән бүлеккә 1 урынга 38 гариза бирелде. Бу безнең узган елларда да популяр булган юнәлешләр. Быел да менә шундый зур конкурс булды”, - дип сөйләде Рамил Мирзаһитов. Сыйфат күрсәткеченә килгәндә, Институт буенча көндезге бүлеккә кабул ителүчеләрнең бердәм дәүләт имтиханнары буенча уртача нәтиҗәсе 87 балл тәшкил иткән. Бу узган ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда, 2 баллга югарырак. Татар теле һәм әдәбияты бүлегенә кабул итү күрсәткечләрен Рамил Мирзаһитов аерым әйтеп үтте. “Татар теле һәм әдәбияты бүлегенә 2 төп юнәлеш буенча кабул иттек. Моның беренчесе - “Педагогик белем бирү”. Бу юнәлешкә 20 абитуриентны бюджет урынына, 21 кешене килешү буенча кабул иттек. Икенче юнәлеш - “Практик филологлар”. Бу юнәлешкә быел безнең бюджет урыннары киметелде. Узган елда 25 кеше алган идек, быел 15 кеше кабул иттек, 11 кеше белән килешү төзелде”, - дип саннар белән таныштырды. Татар филологиясенә башка җиргә укырга керә алмаучылар гына килә дигән сүзләрне инкарь итеп, Рамил Мирзаһитов үз сүзләрен шулай ук саннар белән дәлилләде. Аның сүзләренчә, Татар теле һәм әдәбияты бүлегенә кабул ителүчеләрнең уртача баллары шулай ук узган елдагыга караганда югарырак – 84 балл булган. Татар теле һәм әдәбияты укытучыcы булырга теләк белдерүчеләр узган елда 1 урынга 7,4 кеше булса, быел 7,8 кеше дәгъва иткән. “Минем әти-әнием, әби-бабам татар теле һәм әдәбияты укыткан иде дип килүчеләр дә бар. Аннары ел дәвамында без төрле бәйгеләр, кичәләр, фестивальләр, олимпиадалар үткәрәбез. Шуларга катнашкан укучылар бик күп килә. Алар нәкъ менә безнең институтны, шушы юнәлешне күздә тотып, үзләрен татар теленә һәм әдәбиятына багышларга дип килгән кешеләр”, - диде Рамил Мирзаһитов.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев