Татар матбугаты
"Татар театры тарихы плакат сәнгатендә" дигән яңа китап-альбом дөнья күрде
“Татар театры тарихы плакат сәнгатендә” дигән яңа китап-альбом дөнья күрде. Татар театрының 110 еллыгына багышланган китап татар, рус һәм инглиз телләрендә нәшер ителгән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына сәнгать фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Б.Урманче исемендәге премия лауреаты, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлегенең мөдире Рауза Солтанова.
“Бу плакат сәнгатьтә татар театры тарихына багышланган иллюстрацияле беренче хезмәт, - диде Рауза Солтанова. – 352 биттән торган китапта, сәясәткә бәйле рәвештә, театр сәнгатенең дә үзгәрүе чагылыш таба. Алфавит үзгәрә, стиль, афишаларның дизайны да. Китапта 320 афиша һәм плакат, программалар урнаштырылган. Аларда бенефис, төрле спектакльләр турында мәгълүмат бирелә. Татар театрының гастроль тормышына нисбәтле бай мәгълүмат тупланган”.
Галим Р.Солтанова тарихи материалларны төрле фондлардан туплаган; Г.Камал театры, Татарстан Милли музее, С.Сәйдәшев музее, Татарстан Милли китапханәсе, Казан Идел буе федераль университетының Лобачевский исемендәге китапханәсе, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты. Әлеге тарихи ядкарьләр киң җәмгатьчелеккә беренче тапкыр тәкъдим ителә.
Татар информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев