Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар театрлары яңа сезонда элегрәк куелып сыналган әсәрләргә алына

Татар дәүләт театрлары иҗади сезоннарын ача. Иң беренче булып, август аенда ук, Туфан Миңнуллин исемен йөрткән Түбән Кама Татар дәүләт театры Туфан Миңнуллинның туган ягында - Кама Тамагы районында яңа сезонын ачты. Туфан Миңнуллинның якташлары 22 августта драматургның “Ак тәүбә, кара тәүбә” пьесасы буенча куелган «Кызлар кызык итәләр» спектаклен карый алдылар. Театр быел үз тамашачысы өчен Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” пьесасы буенча «Каз канаты» эксперименталь спектаклен, Габдулла Тукайга багышланган “Карурман аша” спектаклен, Нәбирә Гыйматдинованың “Сихерче”сен, А.Островскийның “Бирнәсез кыз”ын әзерли.

Сүз уңаеннан, Туфан Миңнуллинның “Ак тәүбә, кара тәүбә”сен быел Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры да үз репертуарына кайтарырга җыена. 1997 елда аны Рәшит Заһидуллин үзе куйса, бу юлы аны Рәшит Муллагалиевичның шәкерте - яшь режиссер Резеда Гарипова сәхнәләштерә. Быел театр сиксәненче елларда гөрләп барган «Ефэк баулы былбыл кош»ны (Аяз Гыйләҗев) да яңадан куярга җыена. Аны 1982 елда Равил Тумашев куйган, Нуриәхмәт Сафиннар сәхнәгә алып чыккан иде. Әлеге әсәр Аяз Гыйләҗевның 1918 елдагы 90 яшьлек юбилеена әзерлек булачак.

“Әкият” татар дәүләт курчак театрының татар труппасы үз сезонын 15 сентябрьдә Зөлфәт пьесасы буенча куелган «Таңга – Чулпан, айга – Зөһрә» спектакле белән иҗади сезонын ачты. “Таңга – Чулпан, айга – Зөһрә” хан кызы Зөһрә һәм көтүче Лачынның мәхәббәте турында. 1999 елда, пьесаның авторы, Г.Тукай премиясе лауреаты, күренекле шагыйрь Зөлфәт үзе исән чакта куелган спектакль 2014 елның октябрендә яңартылган иде. Яңа гына «Шомбай-fest» фестивален тәмамлаган театрның татар труппасы Ркаил Зәйдулланың «Бүре җиләге» пьесасы буенча спектакль куярга вәгъдә итә. «Бүре җиләге»нең афишасы театр алдына күптән кызыктырып тора инде.

Ркаил Зәйдулла әлеге әкияти бинада үз кеше – курчак театры белән өйдәш булган “Әкият” балалар үзәгендә вакытлыча яшәп торган Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры да 30 сентябрьдә үз сезонын Ркаил Зәйдулланың Габдулла Кариевка багышланган “Артист” пьесасы буенча куелган премьера белән ачып җибәрде.“Хәрби частьларга йөрү өчен махсус спектакль әзерлибез. Ул «Гашыйклар утравы» дип атала. Авторы - Рәдиф Сәгъди. Быел, ниһаять, «Ләйлә-Мәҗнүн»не чыгара алырбыз дип уйлыйм”, - ди театрның баш режиссеры Ренат Әюпов.

6 октябрьдә Әлмәт татар дәүләт драма театры үз сезонын халык язучысы Аяз Гыйләҗевның «Кар астында кайнар чишмә» спектакле белән ача. “Гасырлар дәвамына сузылган “аталар” һәм “балалар” проблемасы торган саен кискенләшә. Тәрәкъкыять, глобальләшү, кыйммәтләр үзгәрү буыннар арасындагы упкынны тирәнәйтә генә. А.Гыйләҗев “Кар астында кайнар чишмә” әсәрендә бер мәхәббәт тарихын шул кешелекнең үзе кебек үк борынгы бәхәстән башлый. “Ата-ана фатихасы – искелек калдыгы” дигән сылтау белән “балалар” – Тәзкирә һәм Әбүзәр өйләнешүләре турында өлкәннәргә язылышкач кына әйтергә карар кыла. Вакыйгага бер көн кала ачылган сер “аталар”ны борчуга сала. Улын ялгыз үстергән Кәримҗан да, кызын ялгызы баккан Әнисә дә яшьләрне гамьсезлектә, җавапсызлыкта, әдәпсезлектә гаепли. Буыннар бәхәсе аларны якынайта. Бу икәүдә салкын карны эретерлек кайнар йөрәк тибә”, дип яза театрның матбугат үзәге бу спектакль турында. Әлмәт театрының бу әсәргә икенче кат мөрәҗәгать итүе: 1979 елда ул Гали Хөсәенов тарафыннан куелган булса, бу юлы әсәрне сәхнәлештерүгә Оренбург дәүләт сәнгать институты профессоры, режиссер Булат Хәйбуллин алынган.

Драматург Равил Сабырның «Сигезле бию» пьесасы Теннесси Уильямс әсәре (русчага тәрҗемәсе «Прекрасное воскресенье для пикника» дип атала) буенча язылган. Гел хатын-кызлар гына уйнаган бу спектакльне 2011 елда Чаллы дәүләт театрында Фаил Ибраһимов куйган иде. 14 октябрьдә Әлмәт театры сәхнәсендә аны тамашачы хөкеменә Булат Бәдриев чыгарачак. Сезонның тагын бер премьерасы - «Кибет» (Олжас Жанайдаров пьесасы). Спектакль Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге грантына чыгарыла.

7 октябрьдә Чаллы татар дәүләт драма театрының яңа сезоны ачыла. Ул тамашачысына Айгөл Әхмәтгалиеваның «Ул бит кичә иде» спектаклен күрсәтәчәк. Сүз уңаеннан, 29 – 30 сентябрьдә Чаллы театры тагын бер популяр хатын-кыз язучы әсәре буенча куелган спектаклен Казанга алып килгән иде. «Язмыш сынавы» - үткән сезон премьерасы. Зифа Кадыйрованың шул исемдәге повестен Ркаил Зәйдулла сәхнә әсәре буларак иҗат иткән. Бу сезонда Чаллы театрында Ренат Әюпов «Яратылмый калган ярлар» (Булат Сәлахов) исемле спектакль чыгара, Фаил Ибраһимов Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» әсәрен сәхнәләштерә. Нурия Сәлахова Туфан Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» пьесасын әзерли.

7 октябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры 111нче сезонын ача. Бу көнне театр каршындагы мәйданда “Камал театрын колачла” дип аталган акция үтә – татар театрын яратучылар кулга-кул тотышып Камал театры бинасын урап алачак. 19.00 сәгатьтә, традиция буенча, К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакле белән яңа сезон ачыла.

“Яңа сезонда тамашачыларны театрның Зур һәм Кече сәхнәләрендә берничә премьера көтә. Беренче премьера сезон ачылышының икенче көнендә, 8 октябрьдә – татар драматургиясе һәм театрына нигез салучыларның берсе - Кәрим Тинчуринның “Җилкәнсезләр” спектакле. Әсәр Камал театры сәхнәсендә бишенче мәртәбә куела. Режиссеры - Георгий Зурабович Цхвирава (Омск академия драма театрының баш режиссеры). 7 ноябрьдә драматург Зөлфәт Хәким пьесасы буенча “Бармы ришвәттән дәва?” спектакленең премьерасы. Спектакльнең төп герое – эшеннән куылган химия укытучысы Сәйфи ришвәткә каршы дару уйлап таба һәм аны үзе яшәгән районда гына түгел, бөтен дөнья буйлап таратырга уйлый. Спектакльнең режиссеры – Илгиз Зәйниев. Февральдә татар шагыйре һәм драматургы Илдар Юзеевның “Ак калфагым төшердем кулдан...” спектакле премьерасы. Спектакльдә театрның әйдәп баручы артистлары: Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары Әзһәр Шакиров, Ринат Таҗетдинов, Равил Шәрәфиев, Алсу Гайнуллина һ.б. катнаша. Режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев”, дип хәбәр итә театрның атбугат хезмәте. Бу әсәр 1990 елда язылган. Ул Илдар Юзеевның биштомлыгындагы иң соңгы пьеса. “1991 елда Башкорт дәүләт драма театрында Россиянең һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рифкать Исрафилов куйган”, дип билгеләп үтелә Илдар Юзеевның сәхнәдә куелган пьесалары исемлегендә. 14 октябрьдә Әтнә, Буа һәм Минзәлә театрлары сезоннарын ача.

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры сезонын Хәй Вахитның «Ике килен-килендэш» спектакле белән ача. Бу үткән сезонның соңгы премьерасы. Әлеге спектакль үзешчән театрда 1983 елда Гомәр Мәрдәнов тарафыннан бер куелган булган. “Эчтәлеген бик ачып бетерәсе килми: авылга шәһәрдән хәбәр кайта: Гаделша (Таһир Фәйзрахманов) белән Хәернисаның (Фирдания Хәйруллина) уртанчы уллары Рәүф (Зиннур Һадиев) күршеләре Сәхибҗамалның (Илсия Габидуллина) кызы Саҗидә (Сиринә Хисмәтуллина) белән кунакханәнең бер бүлмәсендә кунганнар! Ул арада Рәүф белән Саҗидә үзләре дә кайтып төшәләр... Алга таба вакыйгалар ничек куера, кызыклы хәлләргә тап булган гаилә матавыклары ни белән бетә – монысын инде премьерага килгәч карарсыз”, дип яза премьера туранда “Әтнә таңы” газетасы. 2016-2017 театр сезонында балалар өчен «Гүзәл Ап-ак Сылу» (Рәдиф Сәгъди) спектакле куелачак. Планда - Данил салиховның «Уч төбендә өч егет»е һәм Аяз гыйләҗевның «Югалган көн»е.

Буа дәүләт драма театры үз сезонын Зөлфәт Хәким пьесасы буенча куелган, озак еллар Камал театрында гөрләп барган «Килә ява, килә ява» спектакленең премьерасы белән ачырга җыена. Спектакльне биредә Фәрит Бикчәнтәев куйган. “Рольләрдә – Буа театры җитәкчесе Раил Садриев үзе, Илсур Мортаза, Гөлзада Камәртдинова, Әнисә Сәгыева, Илфир Солтанов, Булат Гыйлаҗев. Фәрит Бикчәнтәевнең буалылар белән беренче “коймагы” бу, ләкин төерле булмаска тиеш, диделәр. Артистлар танылган режиссер белән эшләве рәхәт кенә булды, диләр” дип яза Буа муниципаль районының рәсми сайты.

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры үзенең 81 нче иҗади сезонын 14 октябрьдә, Александр Коровкин әсәре буенча башкорт режиссеры Зиннур Сөләйманов сәхнәгә куйган “Түтиләр” комедиясенең премьерасы белән ачып җибәрә. Яңа иҗади сезонда театр Кәрим Тинчуринның «Каракүз» музыкаль мелодрамасын әзерли. Бу әсәр сәхнәгә беренче мәртәбә күтәреләчәк. Планда - А.Бакирның «Ахырзаман» музыкаль комедиясе, Э.Яһудинның «Китмәскә килгән кошым» комедиясе.

Татарстаннан читтәге өч татар дәүләт театры яңалыкларына күз салсак, “Нур” Уфа татар дәүләт театры 29 сентябрьдә “Көтелмәгән кунак” комедиясенең премьерасын тәкъдим иткән. Режиссеры - Илдар Вәлиев. Степан Лобозеров бу әсәрен 1991 елда язган, 2004 елда аның буенча «Именины» фильмы төшерелгән.

Туймазы татар дәүләт драма театры 5, 6 октябрь көннәрендә тамашачысын “Пычкы” комедиясенең премьерасына җыя. Пьеса авторы Владимир Жеребцов тумышы белән Стәрлетамактан, төрле театрларда алтмышлап әсәре куелган.

7 октябрьдә Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры 27нче сезонын Илгиз Зәйниев пьесасы буенча Альберт Гаффаров куйган “Бөке” спектакле белән ача.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев