Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар сәхнәсендә риваятьләр генә түгел, чын тарихны да күрсәтергә вакыт җитте

Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына К.Тинчурин театрының баш режиссеры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин хәбәр итте. “К.Тинчуринның “Мәрҗәннәр” җыентыгын укыгач, драматургны талантлы прозаик буларак ачтым, – ди Рәшит Заһидуллин. – К.Тинчуринның “Мәрҗәннәр” җыентыгыннан алынган әсәрдә 25тән артык персонаж катнашачак. “Соңгы әсәр” спектакле гади сәхнә әсәре генә түгел, ул авторның “Утыз өч көн” әсәре буенча әзерләнә. Яшерен-батырын түгел, без үз тарихыбызны яхшы беләбез, дип әйтә алмыйбыз. Революция елларында Казанда нинди бәрелешләр булган, ни өчен кан түккәннәр, кемнәр көрәшкән – сорауларның барысына да әсәрдә җавап табарга мөмкин. Мин төгәл тарихи фактлар артыннан кумадым, шулай да Тинчуринның язганнары тарихи дөреслеккә бик якын, гәрчә ул язучы буларак үз фантазияләрен дә эшкә җиккән”.
Исегезгә төшереп узабыз, К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры яңа сезонны 15 сентябрьдә, татар театрына нигез салучыларның берсе – бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулган көнне, “Соңгы әсәр” спектаклен куячак.
Кәрим Тинчуринның иң соңгы әсәре – “Утыз өч көн” автобиографик новелласы буенча куелган әлеге драманы сәхнәләштерүче авторы – Илһам Гали. Спектакль Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел, Россиядә Октябрь революциясенә 100 ел, Казанны акчех легионерларыннан азат итүгә 100 ел тулуга багышлана. Режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин. Рәссамы – Россиянең атказанган, Татарстанның халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Сергей Скоморохов.
Чал тарихны чагылдырган сәхнә әсәре турында тулырак тиздән intertat.ru республика электрон газетасыннан укырга мөмкин булачак. Режиссер Р. Заһидуллин махсус электрон газет өчен интервью бирде.
Белешмә өчен: Кәрим Тинчуринның “Утыз өч көн” автобиографик новелласы М.Горькийның “Жизнь Клима Самгина”, А.Толстойның “Хождение по мукам”, А.Булгаковның “Бег” һәм башка совет әдәбияты классиклары әсәрләре белән хаклы рәвештә бер рәттә тора. Автор 100 ел элек булган вакыйгаларны тарихи төгәллек белән сурәтли. Новеллада урын алган, язмышлар һәм ил тормышы җимерелгән фаҗигале революцион үзгәрешләр чорында яшәгән, шушы тарихи вакыйгаларда катнашкан күп кенә персонажларның үз прототиплары бар.
Күренекле драматург Риза Ишморат К.Тинчуринның “Мәрҗәннәр” китабына 1959 елда язган кереш сүзендә билгеләп узганча, әдипнең хикәяләре арасында 1935-1937 елларда язылган "Мәрҗәннәр" аерым урын алып торалар. Бигрәк тә "Утыз өч көн" исеме белән аталган повесть – тугызынчы мәрҗән зур игътибарга лаеклы. Бу әсәрдә гражданнар сугышы чоры, 1918 елны акчехлар Казанны алгач, татар байларының, контрреволюцион көчләрнең, алар ягына авышып, Совет дәүләтенә, эшчеләргә, хезмәт ияләренә каршы сугышлары, татар интеллигенты, журналист һәм яшь язучы Сөләйманның, ике арада калып, кая барып бәрелергә белмичә аптырап йөрүе, бик зур маҗаралы вакыйгалар һәм тирән рухи кичерешләр аша гәүдәләнгән. Бу әсәрне Тинчурин үзенең пьесалары шикелле үк җанлы һәм мавыктыргыч итеп язган. Андагы күренешләр, вакыйгалар, кешеләр барысы да турыдан-туры тормыштан алынганнар. Аларның һәркайсының прототиплары бар. Тик автор аларның күбесен, үз иҗатын тар кысага кертеп чикләмәс өчен, үзгәртеп алган. Барлык "Мәрҗәннәр" өчен дә бер уртак герой бар. Ул – Сөләйман образы. Бу образның прототибы – Кәрим Тинчурин үзе. Ләкин шуны әйтергә кирәк, бу очракта да автор документаль дөреслектән, тормыш дөреслегеннән бераз читкә китеп, уйлап чыгаруга, фантазиягә күп кенә урын биргән, һәм шуның нәтиҗәсендә ул тарихи вакыйгаларны һәм образларны зур художество дөреслеге белән чагылдыруга ирешкән. "Мәрҗәннәр" – Кәрим Тинчуринның тәмамланып бетмәгән әсәре. Кызганычка каршы, "Мәрҗәннәр"язылып бетмичә, язылганнары автор үзе исән чакта матбугатка чыга алмыйча калды. Тамашачыларга тәкъдим ителә торган бу әсәр халыкка бик аз таныш булган тормышны чагылдырганга күрә, файдалы булыр дип ышанабыз, дип язып калдырган Риза Ишморат.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев