Татар матбугаты
Татар рухын тоеп
Менә Бөтендөнья Татар конгрессы корылтае да тәмамланды. Конгресс делегатлары һәм кунаклары таралганчы, без алардан корылтай тәэсирләре белән уртаклашуларын, олуг җыенның ничегрәк истә калуын сораштык.
Камил Муллашев, Казакъстанның һәм Татарстанның халык рәссамы, Россия һәм Кытай рәссамнары берлеге әгъзасы, Тукай премиясе лауреаты (Астана):
– Татарстанны бер агач дисәк, читтә яшәүче татарлар – аның тамырлары. Алардан аз булса да көч-куәт киләдер. Милләттәшләребез Казакъстан, Үзбәкстан, Финляндия, Кытай, башка мәмләкәтләрдән тарихи ватаныбызга килеп, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне сеңдереп кайтып китә. Татарстанның киләчәге яхшы, халкы бәхетле булсын! Иң мөһиме: татар дигән исемне мәгърур яңгыратып яшәргә язсын! Безнең тарихыбыз – бөек тарих. Аны күтәрергә, бар дөньяга күрсәтергә кирәк. Киләчәк буыннарга бөеклегебезне әйтеп, язып, аңлатып калдыруыбыз зарур. Сер түгел, чит җирләрдә дә, Татарстанда да татарлыгын яшергәннәр, татарлыктан ваз кичкәннәр бар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, бердәм булыйк, бергә эшлик, Татарстан Хөкүмәте үзе генә әллә ни зур эш кыра алмас, дип әйтте. Корылтай алдыбызга куйган максатларны тормышка ашырырга язсын!
Тәлгат Әхмәдишин, “Азатлык” татар яшьләре берлегенең шәрәфле рәисе (Чаллы):
– Корылтайның төп көнендә, 3 августта пленар утырыш булды. Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев, хәзерге Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов, БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның чыгышлары төпле, көчле булды. Шулай да миңа иң ошаганы – Казандагы 2 нче гимназия директоры Камәрия Хәмидуллинаныкы. Аны бик озак алкышладылар. Халык аңлый: милли мәгариф югары кимәлдә булса гына халкыбыз сакланып калачак. Әмма җитәкчеләребез чыгышында мәктәп, мәгариф мәсьәләләре читтәрәк калды.
Бу корылтай шуның белән дә истәлекле: хәзер БТКның структурасы үзгәрде, яңа җитәкче орган – Милли Шура сайланды. Аның җитәкчесе итеп вице-премьер, үз заманында Чаллыда мэр булып эшләгән Васыйл Шәйхразыев сайланды. Ул Чаллы мэры булып эшләгәндә калабызда бик зур эшләр башкарылды. Табигый, Милли Шураны җитәкләгән кеше милли җанлы булырга тиеш. Бу уңайдан шуны әйтәсем килә: ул бездә мэр булып эшләгәндә шәһәребездә милли көрәшне үстерүгә зур игътибар бирде. Хәзер андый игътибар сизелми. Ул вакытта Васыйл әфәнде милли хәрәкәтне дә читкә тибәрмәде. Инде хәзер Конгресс эшчәнлегенә җитәкчелек итү – стратегияне билгеләү аңа күчкәч, милли хәрәкәт белән дә җитәкләшеп эшләр дип өметләнәм.
Назиф Мириханов, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге элеккеге тулы вәкаләтле вәкиле (Мәскәү):
– Тәэсирләрем уңай. Алдагылары белән чагыштырганда бу корылтай татар телендә генә барды. Хәтта Мәскәү кунаклары, министрлар да, түзеп, көн буе утырдылар. Колакчын кигәне киде, кимәгәне – юк. Әмма татар рухын тоеп, безнең федерациядә шушындый субъект, төбәк бар икән дип, тирән хисләргә бирелеп, баеп киттеләр. Әйтик, Россия Президенты аппаратындагы департамент җитәкчесе Еремеев хисләнеп китүен әйтте. Бу – уңай ягы. Менә Конгресс уставына үзгәрешләр кертү идеясе бик кызыклы иде. Әмма аны гамәлгә ашыру башкачарак килеп чыкты.
Узган корылтайда Конгрессның башкарма комитеты бар, тик аның югары органы юк, аның президенты, Татарбашы, милли лидеры юк дип, бөтен Рәсәйгә, дөньяга танылган кешене шунда байрак итеп куйыйк әле дигән идея бар иде. Әйтик, Бөтендөнья Чечен конгрессын – Кадыйров, Бөтендөнья Казакъ конгрессын Назарбаев җитәкли. Бездә дә андый кеше бар бит дип, Милли Шура сайлап куярга тәкъдим иткән идек. Милли Шураның баш хәрефләре – МШ. Шулай булгач, аны кем җитәкләргә тиешлеге аңлашыла инде дигән идек. Әмма башкачарак килеп чыкты, ике фикер берләштерелде. Ләкин икенче көнне үк тәнкыйтькә тотынмыйк. Эшләп карарга кирәк. Мин моны БТКны көчәйтү дип аңлыйм. Васыйл Шәйхразыев – тәҗрибәле кеше. Татарча яхшы белә. Дипломат кеше, федераль даирәләр белән сөйләшү тәҗрибәсе бар. Шуңа күрә мин яңа сайлап куелган Милли Шурага зур өметләр баглыйм.
Фәндәс Сафиуллин, җәмәгать эшлеклесе (Казан):
– Беренчедән, шунысы сөендерә: менә нинди зур җыеннар үткәрә алабыз икән. Корылтайны җыю, уздыру факты чит күзлектән караганда да, үзебез өчен дә бик мөһим. Путин котлавы да бик яхшы. Миңа калса, РФ Дәүләт Думасы, Федерация Советы котласа да, бик яхшы булыр иде. Җитәкчеләре килеп котласа, катнашса, тагын да әйбәтрәк буласы иде. Чөнки алар – вәкаләтле орган. Килмәүләрен мин аларның кимчелеге дип саныйм. Оешма яңартылып, Хөкүмәт дәрәҗәсендә корылды. Тик моны халыкка аңлату җитмәде. Аның уставын халыкка тавыш бирер алдыннан гына тараттылар. Һич югы бер көн алдан таратасы иде. Яңа җитәкчене тәкъдим итү дә көтмәгәндә генә булды. Ниндидер чыгыш биреп, аннан җаваплар алып, яңа җитәкченең уй-фикер сөрешен халыкка җиткерергә иде. Ни гаҗәп: залда күчмә микрофон да каралмаган. Шуңа күрә халыкта әллә кемне сайладык, кем икәнен белмәдек тә дигән фикер калды. Мин яңа җитәкченең булдыра алуына шикләнмим. Әле яшь, гайрәте бар, булдырыр.
Заһир Хәкимов, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтае депутаты, Башкортстан Татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе (Уфа):
– Корылтайның әлеге биш көне бер сулышта узып китте. Моңа ике президентыбызның – Шәймиевнең һәм Миңнехановның чыгышлары тәэсир итте. Бик кирәкле, бик әйбәт чара бу. Татарстан уңышларына сокландык. Мин делегатлардан да сораштым. Әйтик, делегатларның 20 проценты мондый корылтайларны күргән. Делегатларның 20 проценты – күренекле галимнәр, иҗат әһелләре. Шул ук вакытта 20-30 процентының Казанга беренче килүе, мондый җыеннарда беренче мәртәбә катнашуы. Алар, Казаннан үз милләтебез белән горурланып кайтабыз, дип белдерде. Сәяси яктан караганда, яңа орган – Милли Шура барлыкка килде, яңа рәис сайладык. Аның җитәкчесе итеп вице-премьер сайлану – яхшы күренеш. Мин үзем дә – милли оешма җитәкчесе. Төрле чаралар уздырганда еш кына Хөкүмәткә мөрәҗәгать итәргә, килештерергә туры килә. Инде хәзер шушындый дәрәҗәле кеше сайлангач, килештерү җиңелрәк булыр дип уйлыйм. Икенче ягы да бар: башкарма комитет җитәкчесе Ринат Закиров та читкә китмәде, ул беренче урынбасар булып калды. Соңгы елларда Конгрессның безгә матди ярдәме зур булды. Бер генә сан. Безгә бәясе унбер миллион сумнан артык торган китап бирелгән.
Янә килеп, быел гына ике Сабантуй үткәрдек. 1 июльдә, үзебезнең Конгресс корылтае җыелган көнне – Олы Теләктә, 22 июль көнне Туймазыда Ык буе авыллары Сабан туен уздырдык. Икесендә дә Татарстан Президенты баш батырга бүләккә җиңел машина куйды. Мәгариф мәсьәләләре буенча эшләү өчен Конгресс тарафыннан безгә аерым штат бирелүе дә – сөенечле хәл. Алдагы биш елга эш планы кабул ителәчәк. Шул эш планында 2020 елда уздырылачак халык санын алу кампаниясенә әзерләнү мөһим урынны алып торырга тиеш, минемчә. Чөнки 2002, 2010 елларда халык санын алганда милләтебезнең иң зур “югалтулары” Башкортстанда булган иде: 200-300 меңгә киметеп күрсәтелдек. Шушы чарага әзерлекне бүген үк башларга кирәк. Бу максатта аерым программа булдыру зарур. Моның бер юлы – татар авылларының электрон паспортларын эшләү. Алдан электрон халык санын алу уздырылырга мөмкин. Соңрак аны үзгәртергә теләгәннәргә шактый кыен булачак. Хәзер бит күп авылның социаль челтәрдә үз битләре бар. Аны тутырып, тулыландырып баручыларны да бу эшкә җәлеп итәргә кирәк. Хәзер “Башкортстан татарлары” дигән сайт булдырдык. Аның электрон адресы: ufatatar.ru.
Кыязим Дебердиев, Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылындагы “Татарстанның сәүдә партнеры” ширкәте җитәкчесе, Милли Шура әгъзасы:
– Уңай ягы шуннан гыйбарәт: яңа идарә – Милли Шура барлыкка килде. Аңа өметләр зур. Шул ук вакытта милли эшләрне ул кайсы якка алып барыр дигән икеләнү дә бар. Моны халыкка аңлату җитмәде. Шура рәисе Минтимер Шәймиев яки Фәрит Мөхәммәтшин булыр дип көткән идек. Без корылтайда РФ белән Шартнамә кору турында ачыктан-ачык сөйләшү булыр, бу уңайдан ил җитәкчелегенә махсус мөрәҗәгать кабул ителер дип көттек. Әгәр Шартнамәнең вакытын озайтмасалар, “Татарстан Президенты” дигән атама да югалырга мөмкин. Без бит Рөстәм Миңнехановны бөтен татарның Президенты дип исәплибез. Курыкмаска, көрәшергә кирәк. Әгәр каршы искән җилләргә бил бөгеп торсак, озакламый милли йөзебезне югалтачакбыз. Татарстан басуларын, юлларын күрәсең дә үзеңне Европа илләрендәге кебек хис итәсең. Израильдә дә мондый җир эшкәртү культурасы юк. Кукмараны гизгәндә үземне Голландиядә, Франциядә булган кебек хис иттем.
Рәшит Минһаҗ, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев