Ассоциациянең эшчәнлеге оста пешекчеләрне, татар милли ашларын пешерү өлкәсенә бәйле башка белгечләрне бергә җыю, ә максаты аш-су пешерү сәнгатен саклау, үстерү һәм милли йола-гадәтләребезне үсеп килүче буынга өйрәтү, тапшыру.
Ассоциацияне оештыручы Татарстанның атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре, “Тәмле булсын” китабының авторы — Резидә Кыям кызы Хөсәенова.
Конкурста яшь пешекчеләр һәм аш-су осталары, Казан шәһәренең техник югары уку йортларында һәм көллиятләрендә укучылар, шулай ук Татарстанның башка шәһәрләре һәм районнарыннан вәкилләр, чит төбәкләрдән аш-су өлкәсендә эшлүчеләр.
Катнашучылар ярышларда көч сынашып, бәйгедә катнашып үзләренең иҗади осталыкларын күрсәтә алачак.
Җиңүчеләргә мактау кәгазьләре, бүләкләр һәм бәйгедә катнашу турында сертификатлар тапшырылачак.
Чыганак: http://idel-tat.ru
Нет комментариев