24 октябрь көнне Башкортстан башкаласы Уфада 2017 елның иң-иң татар кызын ачыклаячаклар. Билгеле булганча, конкурс 2011 елда беренче тапкыр Чиләбе өлкәсендә оештырылды. Берничә ел эчендә ул җитди проект дәрәҗәсенә күтәрелде. 2016 елда Чиләбедә бәйге Халыкара дип игълан ителде. Быелдан алып аның финалы Россиянең төрле калаларында уздырылачак.
Анда Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Казахстаннан 12 кыз чибәрлекләрен, зирәклекләрен, татар халкының тарихын, гореф-гадәтләре, йолаларын белүләрен күрсәтә алачак.
"Татар кызы" конкурсы беренче тапкыр 2011 елда Чиләбе татар конгрессы тарафыннан оештырыла. Тәүге конкурста ук 300 дән артык кыз катнаша. Алар ярты ел дәвамында бәйгегә әзерләнә, үзара көч сынаша.Бәйгенең төп максаты — халык мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, яшьләрнең игътибарын тарихи-мәдәни мираска җәлеп итү, катнашучыларның белемнәрен һәм тормыш тәҗрибәсен арттыру. Шулай ук конкурс милләтара мөнәсәбәтләрне, төбәкара элемтәләрне ныгытырга ярдәм итә.
"Яз гүзәле" җиңү яулармы?
Халыкара "Татар кызы" бәйгесендә Татарстанны Гөлназ Гатина тәкъдим итәчәк. "Мин Казан федераль университетында укыйм. Казан Энергоинститутында оештырылган "Яз гүзәле" бәйгесендә икенче урынны яулаган идем. Бу бәйгегә чакыру алгач, шатланып риза булдым. Бәйгегә әти-әнием белән бергәләп әзерләндек", – дигән иде Гөлназ Гатина бәйгедән соң.
Шунысы да игътибарга лаек, Татарстан студентлары арасындагы иң милли бәйгеләрнең берсе булган, соңгы елларда вузара статусын алган “Яз гүзәле” матурлык һәм талант конкурсында Россия Дәүләт Думасы Депутаты Илдар Гыйльметдинов Гөлназга махсус бүләк тапшырган иде.
Гөлназ – Казан (Идел буе) федераль университетының беренче курс студенты, булачак финансчы. Кечкенәдән үк сәхнәдә булган, төрле бәйгеләрдә җиңгән, “Сәләт”кә йөргән, татар теле олимпиадаларында катнашкан кыз. Тумышы белән Чирмешән районының Кармыш авылыннан.
"Татар кызы дигәндә, күз алдыма әбием килеп баса"
Энҗе-мәрҗәннәр белән бизәп эшләнелгән таҗ өчен барлыгы 12 кыз көрәшәчәк. Шуларның берсе Казахстаннан Розалия Исхакова. "Мин милли рухыбызны,татарлыкны,мәдәниятне, гореф гәдәтебезне яратам, hәм мин Татарстан жирендә яшәмәсәм дә, Казахстан дигән илдән булсам да, татарлар,татар гаиләләре бар икәнен дәлиллисем килә. Алар татарлыкны, туган телебезне, гореф-гәдәтебезне саклап шунын барысын да киләчәк буыннарга житкезеп яшиләр. Минем дә шуларның вәкиле икәнемне күрсәтәсем килә", - ди Р.Исхакова.
Казахстан чибәре сүзләренчә, аның моңарчы мондый бәйгеләрдә катнашканы булмаган. Аның каравы, Казанда узган V Халыкара Татар теле hәм әдәбият олимпиадасына катнашып, Казахстан данын яклап, II урынга лаек булган.
"Татар кызы" миңа тарихи жирләрне курергә hәм яна танышулар, кардәш татар кызлары арасында дәрәжәм нинди икәнен курсәтергә ярдәм итә. Үземнең бар белгәнемне күрсәтергә, белмәгәнемне өйрәнергә мөмкинлек бирә", - диде Казахстан вәкиле "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына.

“Татар кызы” бәйгесенең башка шәһәрләргә күчеп йөрүенә, аның шундый дәрәҗәгә күтәрелүенә мин бик шат кына”, - ди Рузалина Туктарова.
Өлкәнең иң чибәр, иң зирәк татар кызы дип табылган Рузалина “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына хәбәр итүенчә, бу конкурста ул үзенә бик күп нәрсәләр алган. “Бәйге безнең өлкәдә инде күп еллар дәвамында уздырыла. Быел мин дә катнашып карарга һәм үз көчемне сынарга булдым. “Татар кызы”нда катнашуым миңа бик күп белем, татар халкы, милли гореф-гадәтләребез хакында бай мәгълүмат бирде. Шулай ук конкурста катнашу дәверендә мин үземә бик күп якын дуслар, яңа танышлар таптым. Конкурс мине тулысынча үзгәртте. Эчке халәтем дә нык үзгәрде. Хәзер мин үземне чын мәгънәсендә татар кызы итеп тоям”, - диде Чиләбе чибәре.
Нет комментариев