Татар матбугаты
Татар Кыш бабае Россия унлыгында
2017-2018 ел нәтиҗәләре буенча ТурСтат аналитик агентлыгы Россиянең иң популяр 10 Кыш бабаен ачыклаган. Әле исемлектә туристлар тарафыннан яратып аталган Кыш бабай резиденцияләре теркәлгән. Бу хакта "Татар-информ"га Татар Кыш бабае һәм Кар Кызы резиденциясе хезмәткәрләре хәбәр иттте.
“Татар Кыш бабае быел да кунаклар кабул итәргә җентекләп әзерләнә, тиздән кар явачак. Быелгы бәйрәм узган еллардан бер дә ким булмаячак. Татар Кыш бабае 2 декабрьдән эшли башлый. Бәйрәм чаралары 2 февральгә кадәр дәвам итәчәк”, - дип хәбәр иттеләр Татар Кыш бабае һәм Кар Кызы резиденциясеннән.
Татар Кыш бабае һәм Кар Кызы кунакларны Казаннан 80 км ераклыкта урнашкан Арчаның Яңа Кырлай авылында кабул итә. Татар Кыш бабае резиденциясендә әкият каһарманнары Шүрәле, Батыр, Убырлы Карчык, Шайтан, Аждаха, Алтынчәч һәм бер-берсенә гашыйк Таһир һәм Зөһрә дә эшли.
Россиянең 10 популяр Кыш бабайлары исемлегендә Волгорад өлкәсенең Бөек Устюг, Карелия, Бурятия, Удмуртия, Мари Эл, Мордва, Чуашия, Ямал-Ненец округы, Тываның кыш хуҗалары теркәлгән.
Автор: Мөршидә Кыямова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев