Татар китап нәшрияты басмасы "Идел дулкыны-2016" - II Халыкара китап ярминкә-фестивалендә катнашкан
Быел биредә Саратов, Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Пермь, Самара өлкәләреннән, Башкортстан, Казахстан, Украина һәм Белоруссиядән 100 дән артык экспонент катнашкан. Милли нәшриятларны Татар китап нәшрияты һәм Чечня китап нәшрияты тәкъдим иткән.
Саратовның театр мәйданында Татар китап нәшриятенең төрле юнәлештәге 200 дән артык китабы тәкъдим ителгән. Фестиваль кысаларында Татар китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин төбәкнең Татар милли-мәдәни автономия җитәкчесе Камил Аблязов белән очрашкан, алар татар әдәбиятын Татарстаннан читтә этәрү турында фикер алышкан, Россия китап нәшер итүчеләр ассоциациясе президенты Константин Чеченев белән халыкара, Россия һәм төбәк күргәзмә-ярминкәләрендә катнашуы турында сөйләшүләр алып барган. Шулай ук "Россия почтасы" ФДУП филиалы Саратов өлкәсе идарәсе директоры Булат Әхмәтҗанов белән китаплар җибәрү мәсьәләләре турында фикер алышканнар.
Саратов татар гимназиясендә нәшрият дәреслекләр һәм балалар әдәбияты өлкәсендә үз эшчәнлеген тәкъдим иткән. Идел дулкыны-2016" - «Волжская волна-2016» II Халыкара китап ярминкә-фестиваленндә «Старая Казань в творчестве поэтов и художников» китабы "Туган якны өйрәнү. Мәдәният һәм сәнгать" номинациясендә җиңүче дип игълан ителгән.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев