Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар кинематографистлары халыкка йөз белән борылды

Нигездә, дәүләт ярдәменә өметләнгән һәм матбугат чаралары аша дәүләтнең финанс ярдәме турында суз алып барган татар кинематографистлары халыкка йөз белән борылды. "Айсылу" фильмының премьерасыннан соң иңат төркеме белән очрашуда Татарстан кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягьфәровның чыгышы тамашачыга мөрәжәгать белән башланды. "Без зур татар киносы алдында торабыз һәм тамашачыбыз безгә таяныч булсын иде", - диде ул "Киномакс" залында "Айсылу" татар фильмын карагач. "Безгә тамашачының кинотеатрга чакыру билеты белән түгел, билет сатып алып килүе кирәк, - дип мөрәжәгать итте ул залга. - Залда тамашачының булуы  ул уз кинобызны үзебезгә күрсәтеп утыру түгел инде, сез булсагыз, без үзебезнең кирәклегебезне тоябыз". bil Искәртеп узабыз. Казанның биш коммерция кинотеатрында һәм Татарстанның муниципаль районнарында "Айсылу" фильмы прокатка чыкты. Проект авторы һәм продюсеры - Алексей Барыкин. Быел Татарстанда бик актив милли кино төшеру процессы баруын күзәтәбез. Август аенда Татарстан Президенты ярдәме белән "Мулла" фильмы төшерелә башлады, нигезендә Татарстан Мәдәният министрлыгының грант акчасы яткан "Байгал" фильмы әзерләнеп бетеп килә. "Татар-информ" кинорежиссер Нурания Җамалиның да прокат өчен фильм төшерүен хәбәр иткән иде. 5 сентябрьдә башланып китәчәк Казан халыкара мөселман кинофестивале дә быел Татарстанда төшерелгән фильмнарны конкурстан тыш "Милли кино" рубрикасында тәкъдим итәчәк. Төп конкурста яшь кинорежиссерлар Илшат Рәхимбай һәм Байбулат Батулла төшергән ике кыска метражлы нәфис фильм бар.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев