Татар матбугаты
Татар җәмәгатьчелеге, казанлылар Габдулла Тукай каберен зыярәт итәргә чакырыла
2018 елның 15 апрелендә (якшәмбе) сәгать 10да Казанның Яңа Татар бистәсе зияратындагы Габдулла Тукай каберенә чәчәкләр салу мәрасиме була һәм шагыйрь рухына дога кылына. Чарада республика җитәкчеләре, танылган язучылар, Г.Тукай премиясе лауреатлары һәм киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнаша.
Моннан нәкъ 105 ел элек шагыйрьнең йөрәге тибүдән туктый. Казан шәһәренең моңа кадәр андый күп халык җыйган җеназа күргәне булмый. Мәдрәсәләрдә дәресләр туктатыла. Матбугатта Тукайның үлү хәбәре урнаштырыла, газета-журналлар чит илләрдән килгән кайгы телеграммаларына күмелә. Рус һәм чит ил матбугаты Тукай шәхесе белән кызыксына башлый. Петербургта чыккан «Мусульманская газета»да Тукайга багышланган русча шигырьләр басыла, ә «День» газетасы Тукайны «Татарский Пушкин» дип атап зур мәкалә бастыра. М. Горький инициативасы белән чыгарылган «Восточный сборник» дигән академик җыентыкта Тукайның биографиясе, берничә шигыренең русчага тәрҗемәсе бирелә. Лондонда чыга торган «Рус журналы»нда Тукай турында мәгълумат бирелә, аның «Пар ат» шигыре инглиз телендә басыла. Тукай турында Төркия матбугатында да күп языла.
Соңгы юлга шагыйрьне Казан шәһәренең Клячкин хастаханәсеннән озаталар. Яңа Татар бистәсе зиратында җирлиләр.
Татарстан язучылар берлеге
Фото: архив/Александр Эшкинин
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев