Татар матбугаты
Татар җанлы бер генә кеше яшәгән җирдә дә татарлык саклана (ӘҢГӘМӘ)
Әстерханда безне “Идел” газетасы баш мөхәррире Динара Мәҗитова каршы алды. Җор телле, аралашырга яратучан бу ханым белән аэропорттан кузгалып киткәндә, Әстерханның үткәне, бүгенгесе турында ярыйсы гына мәгълүмат туплап өлгергән идек инде. Әстерхан 11 утраудан тора, аларны зур-зур 30 күпер тоташтыра, ә вак күперләрнең саны-исәбе юк... Кайда татар җанлы бер генә кеше булса да яши – шунда татарлык сакланган, ди ул. Татар җанлы дигәндә сүзне Динараның үзеннән башларга кирәктер, мөгаен.
– Өлкәнең бердәнбер татар басмасы бүген ничек көн күрә?
– Мин баш мөхәррир булып өч ел гына эшлим әле. Ул төрле чорны кичергән, хәзер дә төрле чаклар була. Ләкин бөтен нәрсәнең уңай ягын күрә белергә кирәк. “Идел” – 110 еллык иң өлкән милли басма. Бүген ул татар һәм рус телләрендә нәшер ителә. Газета дәүләт карамагында, аны гамәлгә куючыларның берсе – массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы, икенчесе –“Дуслык” татар мәдәнияте оешмасы. Дөрес, бу газетаның туктап торган вакытлары да булган. Эшчәнлекне узган гасырның туксанынчы елларында көйләп җибәргәннәр.100 еллыгына ул заманга туры китереп үзгәртелгән, яңарган басмага әйләнгән иде инде.
– Заманга туры килгән дигәндә нәрсә күз уңында тотыла?
– Ул аена ике мәртәбә генә чыга. Шулай да яңалык форматын югалтмаска тырышабыз. Укучыга нәрсә кирәк – моны белер өчен даими сораштырулар үткәрәбез. Элек ул тарихи, әдәби юнәлештәрәк чыга иде. Әлегә мондый язмаларны азрак калдырдык. Безгә укучыны җәһәт язма белән кармакка эләктерү һәм үз мохитебезгә ияләштерү кирәк. “Идел” автономияле оешманың журналын да булдырасыбыз килә. Көньяк өлкәләрнең татар оешмалары белән очрашып сөйләштек, барыбыз да айлык татар басмасына сусаганбыз икән. Менә сез телне, милли асылны ничек саклыйсыз дип сорау бирәсез. Аның өчен бер газета гына җитми, безгә укыр өчен күбрәк басмалар, тыңлар, карар өчен радио-телевидение кирәк. Ә укуга килгәндә, татарча укый белүче урта буынны югалттык, анысы сер түгел. Бүген безнең газетаны өлкән буын укый. Балаларны татарча газета-журналлар укырга өйрәтәсе, аларны кулдан ычкындырмыйсы иде. Соңгы елларда кызыксыну артты, милли җанлы яшьләр күренә башлады. Без өлкән, урта буын белән түгел, нәкъ менә яшьләр, балалар белән эшләргә кирәклеген аңладык.
– Укучыларны нинди ысуллар белән җәлеп итәсез?
– Беренчедән, без абунәчеләр белән эшләүдән туктадык. Чөнки татарча матбугатка абунәче җыю нәтиҗәсе елдан-ел кимегәннән-кими барды. Ә матбугатны бетерергә ярамый. Бездә бит радио-телевидение дә юк. Шуннан бушлай тарату алымын куллана башладык. 3мең тираж белән чыгабыз да популярлаштыру җәһәтеннән эшлибез. Сәяси-иҗтимагый агымнардан бәйсез булырга тырышабыз. Газета булу ул – бу җирлекнең мәдәни дәрәҗәсенең югарылыгын күрсәтү дигән сүз дә.
– Әстерхан өлкәсендә татар теле факультатив рәвештә укытыламы, әллә фән буларак керәме?
– Татар теле фән буларак кертелгән мәктәпләр дә шактый. Шәһәрдә ул факультатив буларак укытыла, авылларда тел саклана әле. Барысы да халыкның үзеннән тора. Телне саклыйм дигән җирләрдә мәсьәләне хәл итеп була. Ә инде халык үз телен онытмасын өчен, аны кызыксындырырга кирәк. Милли үзаңны күтәрүдә очкын кабызу өчен кайчак бер кешенең сүзе дә җитә. Аннан аның тирәсенә тупланалар һәм эш күренә башлый. Элек татар теле укытучыларына кытлык дип зарлана идек. Хәзер кадрлар җитәрлек. Татар теле укытучыларын көллияттә дә укыталар, Әстерхан университеты да әзерли, Казан вузларын тәмамлаучылар да кайта. Булды бер заман: укытучылар бар, эш урыннары юк иде. Инде татар теле сыйныфлары да берәм-берәм ачыла башлады.
– Балаларда милли кызыксынуны ничек уятасыз?
– Бу җәһәттән дә карашлар Татарстанга төбәлгән. Без инде ничә ел “Сәләт” кебек Татарстан лагерьлары белән эшлибез. Аннан алар бөтенләй үзгәреп кайта. Үз балаларымнан әйтәм: татар булулары белән горурланып, татарча сөйләшүдән оялмый башлыйлар. Ә инде бөтенләй сөйләшә белмәгәннәре 18 көн эчендә дә минималь сөйләм запасы туплап кайта. Чөнки алар чын татар мохитенә эләгә. Без монда андый шартлар бар дип мактана алмыйбыз. Менә шундый төркемнәрне күбәйтәсе, Татарстан белән араларны якынайтасы иде. Ел саен Татарстан лагерьларына 200дән артык бала җибәрәбез. Аннан балалар үзгәреп кайта дидем бит инде, менә шул кызыксынуны сүндермәс өчен үзебездә чаралар әзерлибез. Әйтик, мин “Татар кызы” бәйгесен оештырып җибәрдем. Бу һич тә матурлык бәйгесе түгел. Монда балаларның милли ашлар пешерүгә сәләте, әдәбият, тарих кебек фәннәрдән белем дәрәҗәсе тикшерелә. Хәзер бу бәйге даимигә әйләнде.
– Телне өйрәнәм дигән җирләрдә дәреслекләр җитәрлекме?
– Дәреслекләргә мохтаҗлык хәл ителеп килә. “Дуслык” үзәгендә башка җирләрдә дә тел өйрәнәм дигән кешеләргә курслар бар. Ләкин бездә китаплар телне белгән кешегә көйләнгән. Ә татар телен бөтенләй белмәүчеләргә ул дәреслекләрдән уку бик авыр. Курсларда укытучылар үз алымнарын булдырып, күбрәк сөйләм телгә басым ясыйлар. Безгә һич югы сөйләм телне кайтарасы иде.
– Татарстан белән элемтә ныкмы? Сез нинди ярдәм өмет итәсез?
– Элемтәләр нык һәм без ярдәм итүләрен тоеп яшибез. Чөнки Әстерхан – Россиядә татарлар иң күп яшәгән җир. Монда татар диаспорасы түгел, җирле татар халкы яши. Татар халкы, билгеле, үзенең мәркәзе Казанга зур өметләр баглый. Ул өметләр тормышка ашырылмаслык түгел, ләкин араның җайсызлыгы барлык омтылышны юк итә дә куя. Нәтиҗәдә туризм җәһәтеннән, иҗтимагый яктан да планнар эшләнми кала. Әстерханнан Казанга 1600 чакрым араны машинада, автобуста үтү – бик үк рәхәт түгел. Самолет белән атнасына ике тапкыр туры рейслар бар иде, хәзер ул юкка чыкты. Тимер юл буенча туры рейсны активистлар бик сорагач, яңадан кайтардылар, ләкин ул да күз буяу өчен генә эшләнде. Нибары бер прицеплы вагон бирелде. Халык аңа эләгүнең бер файдасын күрми, ашкынмый да. Юл йөргән кеше Волгоград аркылы баруны кулай күрәчәк. Даими транспорттан “Дуслык” җәмгыятенең автобусы кала. Аны Универсиададан соң Татарстан бүләк иткән иде. Мондый бүләк Россиянең ун актив милли берләшмәсенә эләкте.
Гөлинә Гыймадова, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев