Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар-информда" Kremlin Fashion Show-2016 матбугат конференциясе үткәреләчәк

Бүген, 14 октябрьдә, 12.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Kremlin Fashion Show-2016 III Бөтенроссия мода күрсәтүгә багышланган матбугат конференциясе булачак.

Журналистлар белән очрашуда проектны оештыручы Оксана Мостафина, "Изгелек кыл" хәйрия фонды башкаручы директоры Айгөл Фәйзуллина, Казан илкүләм тикшеренү технология университетының (КХТИ) "Дизайн" кафедрасы өлкән укытучысы, стилист, дизайнер, видеоблогер Людмила Перова һәм стилист Анна Закирова катнаша.

«Татар-информ» агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе оештырылачак. Видеога комментарийларда сораулар бирергә мөмкин.

ММЧ вәкилләре матбугат конференциясендә катнашырга чакырыла. Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев