Татар матбугаты
"Татар-информ"да "Яңа татар прозасы" әдәби бәйгесенә багышланган матбугат конференциясе узачак
Дүшәмбе, 20 мартта 11:00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында "Яңа татар прозасы" әдәби бәйгесенә багышланган матбугат конференциясе узачак.
Матбугат конференциясендә бәйгене оештыручылар - Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина, "Калеб. Яңа буын җыены" җитәкчесе, галимә Гүзәл Сәгыйтова һәм "Ялкын" журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллин катнашачак.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясе онлайн трансляцияләнә. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак. Чара татар телендә булачак.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев