Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар-информ"да республика халкына медицина ярдәме күрсәтү шартлары турында сөйләячәкләр

23 гыйнварда, 12.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узачак матбугат очрашуында Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре республика халкына медицина ярдәме күрсәтү тәртибе һәм шартлары турында сөйләячәк. Очрашуда Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары Гөлсинә Хуҗиева, Татарстанның баш эпидемиологы Наталья Ивойлова, Татарстанның ашыгыч ярдәм буенча баш белгече Марина Воронцова һәм Татарстанның баш инфекционисты Халит Хәертынов катнашыр дип көтелә. “Татар-информ” агентлыгы сайтында матбугат очрашуының он-лайн трансляциясе оештырылачак. Сорауларны видеога комментарийларда язарга мөмкин.  

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев