Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар-информ"да Бөтендөнья татар конгрессының еллык эшчәнлеге турында сөйләшәчәкләр

Бүген, 1 декабрь көнне, 14.00 сәгатьтә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының еллык эшчәнлегенә багышланган матбугат конференциясе булачак.

Матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе урынбасары Данис Шакиров, шулай ук Башкарма комитет рәисенең икътисади багланышлар буенча киңәшчесе Рамил Зиннәтуллин һәм Мәгълүмат-аналитика идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи катнашыр дип көтелә.

Tatar-inform.tatar сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев