Татар матбугаты
Татар халкының иң яхшы вәкилләренә "Милләт каһарманы" ордены биреләчәк
Татарстан Дәүләт Советында VI Бөтендөнья татар конгрессы съездына әзерләнү һәм үткәрү буенча оештыру комитетының икенче утырышы үтте. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Беренче утырыштан соң оештыру комитеты тарафыннан зур эш башкарылган, – дип белдерде республика Дәүләт Советы Рәисе, оештыру комитеты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин. – Без финишка чыгабыз, бүген тагын бер кат булачак чара турында тәфсилләп сөйләшергә һәм оештыру сорауларын карарга кирәк».
Искәртеп узыйк, Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды Казанда 2-6 августта узачак, аның эшендә Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 800гә якын делегат катнашыр дип көтелә.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров сүзләренчә, хәзерге вакытта төбәкләр белән эш төгәлләнеп килә, аннан соң делегатларның тулы исемлеге билгеле булачак. Алар арасында танылган җәмәгать һәм дин эшлеклеләре, эшмәкәрләр, мәдәният һәм мәгариф өлкәсе вәкилләре, язучылар бар.
Съездда татар халкының иң яхшы вәкилләренә дәүләт бүләкләре, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының «Милләт каһарманы» ордены биреләчәк. Форум эшен федераль һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чараларыннан 128 журналист яктыртачак, матбугат үзәге эшләячәк.
Оештыру комитетының йомгаклау утырышы съезд алдыннан - 28 июльдә узачак.
Татар информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев