Татар матбугаты
"Татар халкында гомер-гомергә шагыйрь иң югары дәрәҗәдә – ханнар дәрәҗәсендә саналган" - Газинур Морат
Шагыйрь Газинур Морат Габдулла Тукайны патша хөкүмәте дә, совет хөкүмәте дә халык шагыйре дип исәпләмәгән диде. Бу фикерен ул КФУда узган Тукайга багышланган чарада әйтте.
Кичә Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...” республикакүләм фәнни-иҗади бәйге үткәрелде. Монда Татарстан Республикасының махсус урта һәм югары уку йортларыннан килгән укучы һәм студентлар катнашты.
Конкурс өчен Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең татар тел белеме кафедрасы җаваплы булды. Бәйге фәнни-гамәли һәм шигырьләр уку юнәлешләрендә алып барылды. Чараның максаты – талантлы яшьләрне барлау, аларның фәнни һәм иҗади сәләтләрен үстерү өчен шартлар тудыру, туган тел һәм әдәбиятны, мәдәниятне саклау һәм популярлаштыру.
Татар тел белеме кафедрасы мөдире, профессор Гөлшат Галиуллина “Татар-информ” хәбәрчесенә бәйге турында тулырак сөйләде.“Әлеге бәйге дүртенче тапкыр үткәрелә. Ул соңгы ике елда республикакүләм дәрәҗәне алды. Конкурска төрле милләт кешеләренең дә әзерләнеп килүләре безнең күңелгә бик хуш килә. Һәр елны конкурсның даирәсе киңәя, географиясе арта тора. Быел без йөзгә якын гариза кабул иттек, шуларның җитмеш кешесе иҗади бәйгедә, ундүрт кеше фәнни юнәлештә сайлап алынды”, – диде ул.
Гөлшат Галиуллина сүзләренчә, конкурска, Габдулла Тукайның туган көненә багышлап, туган телне, мәдәниятне, әдәбиятне пропагандалау, шулай ук татар яшьләренең фәнни эшләрен барлау бурычы куелган. “Без конкурска һәр елны ниндидер яңалык кертергә тырышабыз. Быел жюри тарафыннан кызыклы дип табылган өч фәнни эш әлеге бәйге кысасында аудиториягә тәкъдим ителде", - диде ул.
Фәнни юнәлеш читтән торып үткәрелде. Ул берничә номинациягә бүленде. "Габдулла Тукай һәм хәзерге татар әдәбияты", "Габдулла Тукай һәм хәзерге татар теле", "Габдулла Тукай иҗаты турында әйтер сүзем бар". Иҗади юнәлеш номинацияләре: "Без – Тукайлы халык", "Татар теле – күңелем теле", "Тукай моңы җиһанда", "Тукай безнең күңелләрдә".
Чараның ачылышында Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Әлфия Йосыпова зыялы кеше үзенең туган телен белергә тиеш диде. “Бу бәйгедә студентларның актив катнашуы – безнең татар телебезгә, Г.Тукай иҗатына мөнәсәбәтендә чагыла. Зыялы кеше үзенең туган телен, мәдәни байлыгын, мирасын белергә тиеш. Бу юлда безнең югары мәктәп бик зур эш алып бара. Әлеге аудиториядә утыручы һөнәри уку йортларында укучылар арасында киләчәктә безнең булачак студентларыбыз да утырадыр дип уйлыйм. Татар тел белеме кафедрасына күркәм бәйрәм оештырганы өчен рәхмәт белдерәм”, – диде ул.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай һәм М.Җәлил премияләре иясе, шагыйрь Газинур Морат күренекле драматург Туфан Миңнуллинның Габдулла Тукайга атап әйтелгән сүзләрен искә төшерде: “Вафатына биш көн кала әдибебез Туфан Миңнуллин: “Дәүләтсез халыкның дәүләте шагыйрь була. Безнең дәүләтебез ул – Тукай”, – дигән иде.
"Апрель ае безнең өчен символик ай, татар өчен ул – шигърият ае. Безне бүген янә үзенең янына Тукай җыйды. Татар халкында гомер-гомергә шагыйрь иң югары дәрәҗәдә – ханнар дәрәҗәсендә саналган. Тукай шушы абруйны үзенең иҗаты, яшәеше белән исбат итте. Габдулла Тукайны патша хөкүмәте дә, совет хөкүмәте дә халык шагыйре дип исәпләмәгән. Аны халык үзе бөек исем белән димләгән”, – дип әйтте Газинур Морат.
Конкурста Казан федераль университеты, Казан дәүләт медицина университеты, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе, Яр Чаллы, Арча педагогика көллияте, Кукмара аграр көллияте, Казан театр училищесыннан килгән егет һәм кызлар Г.Тукай шигырьләрен төрле телләрдә укыды. Бәйгедә студентларның бөек шагыйрьгә багышлап үзләре иҗат иткән шигырьләр, Г.Тукай сүзләренә язылган җырлар да яңгырады.
Чараның соңгы өлешендә студентларга татар тел белеме профессоры Фәнүзә Нуриева “Бәнгү ташлар ни сөйли?” дигән лекциясен укыды.
“Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...” республикакүләм фәнни-иҗади бәйге катнашучыларны бүләкләү тантанасы белән ябылды.
Зилә Мөбәрәкшина, Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев